Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
8 март 2021, 17:00

Район башлыгы Кубогына чаңгы ярышы киң колач алды

Бу ял көннәрендә Кырмыскалы районы үзәгендә инде йолага әверелгән чара – район хакимияте башлыгы Кубогына чаңгы ярышлары узды.

Кырмыскалы буасы янындагы чаңгы юлына спортның бу төре белән даими шөгыльләнүчеләр, авыл биләмәләрендә үткәрелгән ярышларда җиңүчеләр һәм, әлбәттә, спорт сөючеләр җыелды. Катнашучыларның саны быел 150дән дә артып китте. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: бирегә күпләр гаиләләре белән килде.

Ярышның популярлыгына бер дә гаҗәпләнәсе юк, чөнки ул төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Әлеге ярышларның максаты - өлкәннәрне дә, яшьләрне даими рәвештә чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм халык арасында физик культураны һәм спортны пропагандалау. Бу бәйгедә дә ветераннар, мәктәп укытучылары һәм укучылары, төрле оешма, предприятие вәкилләре көч сынашты.

Ярыш башланыр алдыннан җыелучыларны район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров сәламләде һәм спорт бәйрәмендә катнашучыларның барысына да изге теләкләрен җиткерде.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан оештырылган спорт бәйрәмендә катнашучы гүзәл затларга Сәвәләй мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Мөхәммәтгәрәев җыр-бүләген юллады.

Шулай күңелле башланып киткән чарада чаңгычылар 10 төрле яшь категориясе буенча көч сынашты. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, грамоталар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнде. Шулай ук иң яшь һәм иң өлкән чаңгычыларны да билгеләп үттеләр. "Иң өлкән чаңгычы" номинациясендә Иске Муса авылыннан Галирахман Нагаев булса, "Иң яшь чаңгычы" - Кабак авылыннан Кай Минһаҗев.

Гомумкоманда исәбендә Кырмыскалы авылы биләмәсе командасы җиңүче булды, икенче урында - шәморатовлылар, өченче урында - Прибельский спортчылары. Командалар кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Эльвира Ямалетдинова.
Фото: Кармаскалы Спорт
Читайте нас: