Үзән
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
15 март 2021, 16:25

Гафур Гыйрфанов истәлегенә волейбол турниры

Шәрипкол авылында яугир-интернационалист Гафур Гыйрфанов истәлегенә волейбол турниры узды. Чарага спорт сөючеләр һәм җанатарлар гына түгел, Әфганстанда хезмәт иткән ветераннар да килде.

- Турнирның тарихы 1980 еллар ахырында башлана. Ләкин соңгы елларда ул үткәрелмәде. Шәрипкол мәктәбе активы һәм авыл биләмәсе хакимияте әлеге күркәм йоланы яңарту һәм ярышларны ел саен уздыру турында карар кабул итте, - диде чараны ачу тантанасында Карлыман авыл биләмәсе башлыгы Азат Әхмәтҗанов.
Шәрипкол мәктәбе директоры Рәйлә Гайнуллина билгеләвенчә, Гафур Гыйрфанов - туган илнең чын патриоты була. Әфганстанга ул 1979 елның декабрендә эләгә. Гранатомётчик була. 1980 елның 29 июнендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Кыюлыгы һәм батырлыгы өчен үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Турнирны ачу тантанасында шулай ук яшь армиячеләргә таныклыклар һәм билгеләр тапшырылды. Балалар аларны горурланып кабул иттеләр. Инде берничә ел рәттән Карлыман авыл биләмәсе спортчыларына "Дэлекса" җәмгыяте ярдәм күрсәтә. Бу юлы да компания турнирның иганәчесе булды.
Волейбол турнирында өч команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1нче урын - Олыкүл, 2нче урын – Иске Бәбеч, 3нче урын – Шәрипкол командаларында. Шулай ук иң яшь һәм иң өлкән катнашучылар: 15 яшьлек Вадим Борханов һәм 58 яшьлек Таһир Гыйрфанов та бүләкләнде.
Турнир ахырында Иске Бәбеч командасы капитаны Юнир Дилмөхәммәтов оештыручыларга мөрәҗәгать итеп, чараны яңадан тергезгәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Мондый ярышларның һәр авыл биләмәсендә диярлек үткәрелүен билгеләде. Чөнки һәркайсысында үзенең яугир-интернационалистлары бар. Шулай ук мондый уеннарга башка авыл биләмәләре командаларын да чакырырга тәкъдим итте.
Читайте нас: