Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
2 апрель 2021, 09:25

Уңышлар юлдаш булсын, Эльмир!

Кырмыскалы авылының Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы һәм ГТО муниципаль тест үткәрү үзәгенең баш судьясы Эльмир Миһранов “Уфа” һәм Профессионал футбол лигасы вәкиле – Ижевск шәһәренең “Зенит” футбол командаларының баш судьясы итеп тәгаенләнде. Матч Уфа шәһәренең “Нефтьчеләр” стадионында үткәрелде һәм уен 7:1 исәбе белән “Уфа” командасының җиңүе белән тәмамланды.

- Эльмир, син ничек футбол судьясы булып киттең?
- Кырмыскалы гимназиясендә укыганда ук һәрвакыт актив булдым, укытучылар лидерлык сыйфатларымны күреп, мәктәптә һәм районда үткәрелгән спорт ярышларына мине судья итеп куялар иде. Шул мәлләрдән бу өлкәгә сөюем башланды да инде. Мәктәптән соң Башкорт дәүләт педагогия университетының физик культура факультетында укыдым. 2019 елның кышында республиканың Футбол Федерациясе “Футбол арбитрлары мәктәпләре”нә төркем җыюларын ишетеп калдым. Анда әзерлек үттем, тәҗрибә тупладым – футбол буенча балалар һәм үсмерләрнең матчларын бәяләдем. 2020 елда тәүге тапкыр Уфа шәһәре һәм Башкортстан Республикасы Чемпионатларында арбитр сыйфатында катнаштым. Шулай ук районда үткәрелгән Чемпионатларда баш судья булып торам.
- “Уфа” - “Зенит” футбол команда­лары арасындагы матчның баш судьясы булып китүең турында сөйлә әле?
- Мин баш арбитр булган уеннардан соң, футбол Федерациясе өметле судья булуымны күреп калып, мине 1 марттан 8 мартка кадәр Пермь шәһәрендә үткәрелгән җыенга җибәрде. Мин анда Үсмерләрнең футбол лигасы командалары арасында Русия Чемпионаты матчларын бәяләдем. Ул уңышлы килеп чыкты. Соңыннан миңа “Уфа” һәм “Зенит” футбол командаларын ышанып тапшырдылар. Бу уенга баш судья сыйфатында тәгаенләнүемне аңа кадәр ике көн элек кенә белдем. Тәүдә ышанмый тордым, ләкин бик шатландым.
- Уен алдыннан дулкынландыңмы?
- Тәүдә дулкынлану булды, әлбәттә, чөнки мондый матчта судья булу – зур җаваплылык. Судьялар бүлмәсендә булганда “Уфа” футбол командасының баш тренеры Рәшид Рәхимов кереп, миңа уңышлар теләп, дәртләндереп җибәрде. Футбол кырына чыктык, мин сыбызгы белән старт бирдем һәм уен башланды. Дулкынланулар юкка чыкты һәм бөтен игътибарымны уенга төбәдем.
- Бу матч синең өчен ничек үтте?
- Минем өчен уен авыр булды, дип әйтә алмыйм. Пенальти тәгаенләү, “сары карточка” чыгару кебек катлаулы мәлләр булды, әлбәттә. Мондый карар кабул итү зур җаваплылык сорый, чөнки алар дөрес булмаса, мине начар бәяләячәкләр. Ләкин барсы да уңышлы үтте. Уеннан соң, баш инспектор минем дөрес эш итүем турында әйтте.
- Арбитр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Тәү чиратта, психих яктан тотрыклы булырга тиеш. Матч вакытында арбитрга зур басым ясала. Көярмәннәр, футболчылар, тренерлар барсы да үзләренең хак булуларын исбат итәргә тырышалар. Санаулы вакыт эчендә син дөрес карар кабул итәргә тиеш, әгәр шундый карарга килдең икән, аны кире кагып булмаячак. Шулай ук арбитр физик яктан әзерлекле, җитди, игътибарлы булырга, үзенә һәм карарларына ышанырга һәм, әлбәттә, футбол кагыйдәләренә буйсынырга, футбол кырындагы уенны дөрес бәһаларга тиеш.
- Физик авырлык сиңамы яки футболчыларга күбрәк төшәме?
- Уенчылар гел кыр буйлап йөгерми. Ә судья һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Судьяларга физик авырлык кайбер футболчыларга караганда күбрәк төшә. Бер уенда гына миңа 10 километрга якын йөгерергә туры килә. Үземне физик формада тоту өчен көн саен күнекмәләр ясыйм.
- Киләчәккә нинди планнарың, максатларың бар?
- Безнең әңгәмәгә ярты сәгать элек кенә Русия футбол берлегенең судьялар комитетыннан шалтыратып, минем 2020-2021 елларга Профессионал футбол Лигасы матчларына судьялар исемлегенә керүем турында хәбәр иттеләр. Шулай итеп, якын киләчәккә планнарым - Профессионал футбол Лигасы матчларында эшләү. Ә киләчәктә халыкара матчларда арбитр булырга хыялланам.
- Эльмир, әңгәмә өчен рәхмәт. Арытабан сиңа уңышлар һәм хезмәт баскычы буйлап үрләвеңне телибез.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА әңгәмәләште.
Читайте нас: