Барлык яңалыклар
Спорт
9 гыйнвар , 10:04

“Яңа ел гаилә уеннары-2025”

Кырмыскалы авылының төп мәйданында “Яңа ел гаилә уеннары-2025” республика фестиваленең муниципаль этабы үткәрелде. Ярышлар өч этапта: мәктәп, муниципаль һәм төбәк этапларында уздырыла.

“Яңа ел гаилә уеннары-2025”
“Яңа ел гаилә уеннары-2025”

Укучылар һәм аларның ата-аналары өчен ел сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, халыкны даими физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән ярышлардан башланды. Мәктәп этабында җиңүчеләр муниципаль этапта катнаша, ә муниципаль этапта җиңүчеләр район данын республика дәрәҗәсендә яклый.

Кырмыскалы районын тәкъдим итү хокукы өчен республика ярышларында районның 15 гаилә командасы көрәште. Әниләр, әтиләр һәм аларның балалары үзләренең җитезлеген, көчен, тизлеген, зирәклеген, бердәмлеген һәм оешканлыгын күрсәттеләр. Яңа ел уеннарында катнашучыларга тизлек, көч һәм җитезлек таләп иткән спорт конкурслары тәкъдим ителде. Алар “Теннис тубын кәшәкә белән алып бару”, “Обруч белән йөгерү”, “Бобслей” һәм башка эстафеталарда көч сынаштылар.

Кыш һәм спорт бәйрәме уңышлы узды. Балалар һәм ата-аналар күңелле һәм дәртле итеп баллар тупладылар, көч җыйдылар, аралашудан илһам һәм күтәренке кәеф алдылар. Киеренке көрәштә Кабак авылыннан Тимур, Айгөл һәм Морат Мортазиннар җиңү яуладылар, алар республика этабында безнең район данын яклаячаклар. Подлуб авылыннан Юрий, Олеся һәм Савелий Кузнецовлар - икенче, Сахай авылыннан Марсель, Альбина һәм Камила Саяповлар өченче урында.

Фестивальдә катнашучыларның һәм призерларның барысына да “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсеннән дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

- Бу фестивальдә беренче тапкыр катнашабыз. Без җиңүгә өметләнмәгән идек, безнең өчен иң мөһиме катнашу. Әмма муниципаль этапта беренче урынга лаек булып, республика этабына җиңү нияте белән барабыз. Без спортны яратабыз. Җәй көне футбол тибәбез, йөзәбез, ә кышын хоккей уйныйбыз, - дип уртаклаштылар Мортазиннар.

Күңелле ярышлар, җанатарларның ярдәме беркемне дә битараф калдырмады, уеннар якты һәм мавыктыргыч үтте. Ә Мортазиннар гаиләсенә республика күләмендә уңышлы чыгыш ясауларын теләп калабыз.

Светлана Әхмәтҗанова.

Автор фотосы.

“Яңа ел гаилә уеннары-2025”
“Яңа ел гаилә уеннары-2025”
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: