Катнашучыларга Кырмыскалы һәм Чишмә районнары территорияләре аша узган “Бозаяз – Келәш – Бозаяз” маршруты буенча 111 чакрым юл үтәргә кирәк иде.
Халыкара старт
Чарага Русиянең 17 төбәгеннән, шулай ук Беларусь һәм Казахстан командаларыннан 100 дән артык иң көчле спортчылар килгән иде. Аларның лидерлык өчен ярышуы район юлларын югары тизлекле һәм адреналин трассасына әйләндерде. Ярышларга район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева старт бирде.
- Хөрмәтле “Русия туры” Халыкара күп көнлек велоузышта катнашучылар! Без сезне 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең легендар дивизия командиры, Русия Герое Миңлегали Шәйморатовның туган төягендә сәламләвебезгә бик шатбыз. Мондый күләмле вакыйганы кабул итү безнең өчен зур хөрмәт. Барыгызга да гадел көрәш, уңышлар һәм якты җиңүләр телим, - диде Гөлнара Мәкъсут кызы чарада катнашучыларга.
Мәскәү командасы вәкиле, ярыш фаворитларының берсе Денис Савельев тәэссоратлары белән уртаклашты.- Безнең өчен “Русия туры” - һәрвакыт бәйрәм, анда һәркем үз көчен сынап карый ала. Безнең лидерлык майкалары – көндәлек
күнегүләр нәтиҗәсе. Оештыручыларга һәм җанатарларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә, аларның ярдәме безгә көч бирә, - диде.
Булачак чемпионнар
Профессионаллар ярышкан арада, район яшьләре - һәвәскәр велоузышлар һәм 10-14 яшьлек яшь спортчылар өчен махсус узышлар күп катнашучыларны җыйды һәм бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте. Ишембайдан килгән яшь велоузышчылар Камалия Галиәскәрова һәм Анастасия Осипенко үзләренең тәҗрибәләре турында сөйләделәр.
- Мондый стартларда без беренче ел гына катнашмыйбыз. Велоспорт - беренче сыйныфтан ук безнең яраткан шөгыль. Без Ишембайда гына түгел, бөтен республикадагы ярышларда ярышабыз. Бу үсү һәм яңа биеклекләргә ирешү өчен менә дигән мөмкинлек, - диделәр алар.
Барысы өчен дә бәйрәм
Спорт көне матур бәйрәм белән тәмамланды. Бозаяз авыл мәдәният йорты артистларының концерт программасы кабатланмас күңел ачу рухы тудырды, бик күп тамашачыларны җыйды. Чара азагында ярышларда җиңүчеләрне һәм ризерларны тантаналы котладылар.
“Русия туры”ның Кырмыскалы районындагы алтынчы этабы спортчылар өчен көч һәм чыдамлык сынавы гына түгел, ә профессионалларны, һәвәскәрләрне һәм җанатарларны берләштергән чын спорт бәйрәме дә булды.
Светлана ӘХМӘТҖАНОВА.
Автор фотосы.