Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
1 июнь 2020, 11:39

Изгелек җирдә ятып калмас

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу алдыннан Варшавка авылына кергән урында истәлекле арка барлыкка килде. Бу “Нил һәм К” медицина концерны җитәкчесе, проектның авторы һәм иганәчесе Нил Хәмитов ярдәмендә мөмкин булды.

Нил Галимҗан улының сүзләренә караганда, ул балачактан Бөек Ватан сугы­шы елларында фронтка киткән авыл­­дашлары хөрмәтенә ту­ган авылына кергән урында ар­ка эшләтергә хыялланган. Узган елда “Эшкуарлар сә­гате”ндә ул бу мәсьәлә белән район хакимияте башлыгы Альфир Сабировка мөрә­җә­гать иткән һәм ул каршы кил­мәгән. Аның изге теләген ра­йон халкы да хуплаган. Шу­лай, проектның архитектура өлешен рес­пуб­ликаның атказанган архитекторы Ра­сих Ишкаев үз өстенә алган.
- Безнең авылдан фронтка 71 кеше киткән һәм аның 38е яу яланнарында ятып калган, 33е Җиңү яулап кайткан. Бу патриотлык түгелмени? Без аларның батырлыгы турында онытмаска һәм аларның ис­тәлеген мәңгеләштерергә тиеш. Шул мине триумфаль арка төзергә этәрде дә инде. Әтием фронтка 1942 елда китә. Бер елдан соң ул каты яралана. Аны яу яланыннан чыгарганда кесәсеннән документлары төшеп кала. Ул, ниш­ләптер, һәлак булган сол­­датка эләгә һәм аны ми­нем әтием Хәмитов Галим­җан Минҗат улы исеме белән җирлиләр. Ул кабер Волгоградта урнашкан. Нәнәем белән карт­әтиемә аның һәлак булуы турында кара кәгазь китерәләр. Ә 40 көннән соң гос­питальдә әтием һушына килә һәм үзенең исән-имин булуы турында хат яза. Хәрби батырлыклары өчен ул бик күп орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Мин аның белән чиксез горурланам. Сугыштан соң хаклы ялга чыкканчы мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эш­ләде, - ди Нил Галимҗан улы.
Узган елның сентябрендә арка тө­зе­леше башлана – аңа нигез салына, ә кыш көне каркасын җыеп куялар. Нил Га­­лимҗан улының сүзләренә караганда, аны коруы җиңел­дән булмый – көчле җил баскычка басып эшләгән эш­­­че­­ләрне берничә тапкыр алып ташлый. Шулай да, алар максатларына ирешә: Җиңү­нең 75 еллыгына кадәр тө­зелеш тәмамлана. Хәзер арка Варшавка халкын һәм авылга кунакка килүчеләрне каршы алып һәм фашизмны җиңү­челәрнең батырлыгы турында искә төшереп тора.
- Шунысы куанычлы, аны ачу якташыбыз легендар ко­мандир Миңлегали Шәй­мо­ратовка Русия Герое исеме би­релү ва­кыйгасына туры килде. Һәм без бирегә аның фоторәсемен дә куярга карар иттек. Чөнки күптән көтеп алган вакыйганы билгеләми мөмкин түгел, - ди Нил Галим­җан улы.
Арка – эшкуарның тәүге генә проекты түгел. 2008 елда Нил Хәмитов монумент тө­зетте һәм анда фронтка кит­кән барлык авыл халкының исемнәрен мәңге­ләш­терде, ә 2018 елда зиратны киңәй­т­терде. Киләсе елда авылның 100 еллыгына ул биредәге юлларга асфальт түшәттерергә ниятли. Проект Дәүләт планына кер­телгән дә инде.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Автор фотосы.
Читайте нас: