Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
13 июль 2020, 16:53

Эшләрнең кызган мәле

Кабак авылының Урман урамындагы 29 һәм 30нчы санлы йортларында төзекләндерү эшләре тулы куәткә бара

0нчы санлы йорттагы эшләрне Андрей Шинов һәм Вадим Шафиков башкара.
- Төп эшләрне бер атнадан тәмам­ларга ниятлибез. Беренче катта плитка түшәсе бар. Стеналарны ти­гез­ләп чыккач, буясы гына кала. Бу йортларда яшәүчеләр эшебездән канәгать калыр, дип ышанабыз, - ди Андрей Шинов.
Ә Андрей рәссам икән.
- Әгәр дә бу подъездларда яшәү­челәр стеналарда ниндидер рәсем ясап бирүемне сорасалар, әбәттә, үтенеч­лә­рен кире какмаячакмын, - дип вәгъдә бирде.
- Ремонт эшләренең тизрәк бетүен көтәбез. Тиздән подъездларда чиста, матур булачак, - ди 29нчы санлы йортта яшәүче Фәимә Шәрәфетдинова, шатлыгы белән уртаклашып.
- Күпфатирлы йорт подъездларын ремонтлау барышында байтак эшләр башкарыла. Ишекләр, тәрәзәләр алмаштырыла, беренче катта идәнгә плитка түшәлә, баскычларның тоткалары ремонтлана, шулай ук түбәләр һәм стеналар буяла.
Электромонтаж эшләре дә җиренә җиткереп башкарыла. Махсус датчиклар белән энергия саклаучы яктырткычлар куелды, яңа кабель сузылды. Почта тартмалары да яңаларга алмаштырылачак, - дип сөйләде эш барышлары турында авыл биләмәсе башлыгы Руслан Фәнис улы Әюпов.
Барлык эшләр республика тарафыннан бүленгән акчага башкарыла. Август азагына эшләр тәмамланырга тиеш. Бу эшләрнең подрядчысы - төбәк операторы. Ә субподрядта шәхси эшкуар Сергей Толстов шөгыльләнә.
29нчы санлы йорттагы ике подъездны ремонтлауга республика бюджетыннан 452 мең сум, ә 30нчы санлы йортның өч подъездына 776 сум акча бүленгән.
Ринат Шәйбәков.
Автор фотосы.
Читайте нас: