Бу көнне, әйтерсең, һава торышы да ярдәм итте – кояш чыгып, җылытып җибәрде, һәммәсенең кәефе күтәрелде һәм эшләргә көч-дәрт барлыкка килде. Кырмыскалы авыл биләмәсенең 1800 кешесе бу көнне 22 тонна чүп-чар җыйды. Табигать кочагына ял итәргә килеп, кайберләрнең артларыннан калдырылган өем-өем чүпләреннән арындыргач, тирә-як “җанланып”, чистарып калды. Җыелган чүп-чар чүплеккә илтеп түгелде.
“Яшел Русия” Бөтенрусия экология өмәсе чикләрендә, бу көнне үсеп китә алмаган үсентеләр урынына икенчеләре урын алды. Район биләмәсенә, социаль-мәдәни учреждениеләр янына 1 000нән артык зур агач утыртылды.
Шулай, Кабак авыл мәдәният йорты янына үсеп китә алмаган агачлар унга якын чыршы белән алмаштырылды. Иске Кыешкы мәктәбе биләмәсендәге Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган мемориал такта буйлап – чыршылар утыртылса, Аксаков күле буен чүп-чардан тазарту буенча өмә оештырылды. Подлуб авыл биләмәсенең Бекет авылындагы Җиңү паркы биләмәсенә, Суык Чишмә мәктәбе һәм Подлуб авыл мәдәният йорты биләмәләренә 120гә якын үсенте утыртылды. Моңардан тыш, Бекет авылындагы күл буенда экологик шимбә өмәсе үткәрелде. Яңа Кыешкы авылында Каран елгасы да чистарып калды. Акция чикләрендә, шәйморатовлылар авыл халкы һәм кунаклар ял итәргә яраткан урыннарны - клуб һәм М.М.Шәйморатов исемендәге чишмә тирәсен тәртипкә китерделәр. Кыскасы, үзебезнең табигатебезнең язмышына битараф булмаган һәр кеше экологик өмәдә зур теләк белән катнашты һәм үз өлешен кертте.
Бу акция – җиребездә якты эз калдырырга бер дигән мөмкинлек. Бүген без үсеп килүче буын өчен якты һәм яшел киләчәк булдырабыз.
Хәтерегезгә төшерәбез, акциянең икенче этабы киләсе шимбә, ягъни 26 сентябрьдә үткәреләчәк. Бу көнне “Җиңү урманы”, “Яшел Башкортстан” акцияләре оештырылачак. Бу чаралар чикләрендә 20 мең төптән артык агач үсентесе утыртылачак, ә Бүләкәй авылы янында 4 гектар мәйданлы урманга нигез салыначак.
Светлана Карпова.