Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
25 сентябрь 2020, 17:17

“Йортыбызга ямь керде!”

Олыкүл авылының Кунакбаев һәм К.Маркс урамнарындагы күпфатирлы йорт подъездларында ремонт эшләре тәмамланып килә.

Кунакбаев урамындагы 10нчы санлы йорт 1979 елда ук төзелгән. Биредә яшәүчеләрнең сүзләре буенча, андагы дүрт подъездның торышы бик начар иде.
- Безнең подъездга күптән инде ремонт таләп ителә иде. Хәзер тө­зүчеләр биредә тәрәзәләрен алмаштырдылар, стеналарын буядылар, идәнгә плитка җәйделәр, яңа култыксалар куйдылар. Моңа кадәр лампочкалар да тонык кына яна иде. Хәзер электр үткәргечләрне алмаштырдылар, яңа плафоннар куйдылар. Төзүчеләргә рәхмәт, йортыбызга ямь кереп китте, ремонттан без канәгать, - ди бу йортта яшәүче ирле-хатынлы Сабитовлар.
К.Маркс урамындагы 90/5нче күпфатирлы йорт авылның нәкъ уртасында урнашкан. Аны 1991 елда салган булганнар. Монда бер генә подъезд, анда төзәтү эшләре тәмам­ланып килә.
Олыкүл авылындагы “Күп­фатир­лы йорт подъездларын комплекслы ремонтлау” программасы буенча эшләрне “Инвестиция-төзелеш компаниясе” җәмгыяте башкара. Аның директоры Сергей Толстов сөйлә­венчә, биналарның эчендә һәм керә торган урыннарда ремонт эшләре алып барыла, электр-монтаж эшләре башкарыла, почта тартмалары ал­маш­тырыла.
- Олыкүл авылындагы күпфа­тирлы йорт подъездларында стеналардагы иске буяулар куптарылып, штукатурланды, буялды, идәнгә кафель җәелде. Электр үткәргечләр алмаштырылды һәм энергия саклаучы яңа лампочкалар куелды. Кунакбаев урамындагы 10нчы санлы йортка пластик тәрәзәләр куелды, тиздән ишекләр дә алмаштырылачак. Гому­мән, 384 квадрат метрлы баскыч мәйданында ремонт эшләре башкарылды, – ди Сергей Толстов.
Хәтерегезгә төшерәбез, “Күпфа­тирлы йорт подъездарын комплекслы ремонтлау” программасы алты елга (2019-2024) исәпләнгән. 2021 елда ремонтланачак күпфатирлы йорт подъ­ездларының исемлеге билгеле. Алар - Кабак авылының Төзү­челәр ура­мы, 6; Олыкүл авылының Ок­тябрь­нең 60 еллыгы урамы, 65; Кыр­­мыс­калы авылының Бакча ура­мы, 24 һәм Сәвәләй авылының Ты­нычлык урамындагы 17нче санлы йорт подъездлары.
Ольга КӘРИМОВА.
Читайте нас: