Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
7 октябрь 2020, 14:24

Юлларга асфальт түшәлә

Уфа-Инҗәр-Белорет автотрассасының Олыкүл – Сахай арасындагы 3 километр 850 метр озынлыгындагы участогында Кырмыскалы Юл төзү-төзекләндерү идарәлеге ремонт эшләре алып бара.

Алдан ук чистартылган һәм әзерләнгән юлга асфальт-бетон җәелә. Биредә КАМАЗ машинасы, асфальт түшәүче һәм ике каток җәлеп ителгән.
Бу участокта асфальт түшәү машинисты Динар Сәлимҗанов, каток машинистлары Галинур Искәндәров һәм Әмир Галимов зур тырышлык салып эшли. КАМАЗ машинасы водительләре Сергей Дмитриев һәм Искәндәр Гомәров асфальт-бетон ташып тора. Марат Сәмигуллин юлларны чистарту белән мәшгуль булса, Булат Мөлеков битум эмульсиясен сала. Юл эшчеләре Илдус Тилдин, Рәфис Гайсин һәм Ринат Латыйпов та җиң сызганып эшлиләр.
– Әлеге вакытта асфальт-бетон өслеген тигезләү буенча эш алып барыла. Бу участокта 3500 тоннадан артык асфальт түшәләчәк. Әле без аның 1200 тоннасын салдык та инде. Участокның гомум мәйданы 35 мең квадрат метр тәшкил итә. Юлны кырдырып, тигезләп чыктык һәм 14 мең квадрат метр җирдә асфальт-бетон җәйдек. Шулай ук бу урындагы юл читенә вак таш җәеп чыгачакбыз, - ди Кырмыскалы Юл төзү-төзекләндерү идарәлегенң баш инженеры Илгиз Зәйнуллин, эш барышы белән таныштырып.
Әлфия Әхмәдуллина.
Читайте нас: