Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
15 октябрь 2020, 15:45

Сахайлылар икеләтә бәйрәм итте

Сахай авылы халкы ике бәйрәмне бер көнне билгеләде: биредә шаулап-гөрләп Республика көне һәм Ял паркы ачылу тантанасы узды.

Гомум көч белән
Спорт һәм балалар мәйданчыклары, хоккей тартмасы, арт-объектлар, җәйге сәхнә һәм тамаша урыннарын үз эченә алган ял паркы “Бердәм Русия” партиясенең “Шәһәр мохите” милли проекты ярдәмендә барлыкка килде. Авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Хөснетдинов билгеләвенчә, бу урында парк ачу идеясе күптәннән бар иде. Төзекләндерү эшләренә ике ел элек үк тотынганнар. Иң тәүдә биләмәне коймалап алганнар, җирне тигезләп асфальт җәйгәннәр, ә узган елның ноябрь аенда кирәкле корылмаларны алып килеп, шунда ук монтаж эшләрен дә башлаганнар. Ә бүген - тулысынча әзер мәйданчыкны ачу тантанасы. Балаларның ничек шатлануыннан, өлкәннәрнең канәгать йөзеннән барысы да аңлашылып тора – бу мәйданчык һәркемнең күңеленгә һуш килде. Эшләрнең сыйфаты да шик тудырмый – төзелеш эшләрен алып барган Евгений Михайлович Иванов җитәкчелегендәге “Стройка” җәмгыяте уңайлылыкка гына түгел, хәвефсезлеккә дә зур басым ясаган.
Бәйрәм рухы
Сахайлыларның шатлыгын уртаклашу өчен Ял паркын ачу тантанасына муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров, төзелеш буенча аның урынбасары В.И.Волик, Совет секретаре А.З.Сәетгалин, “Стройка” җәмгыяте директоры Е.М.Иванов, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Р.Ә.Хаҗиев, “Кармет” җәмгыяте директоры Д.Ф.Насыйров һәм башкалар да килде. Үзләренең чыгышларында алар барысы да бу проектның авыл халкы, аеруча үсеп килүче буын өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыкладылар.
- Паркны ачу тантанасы Республика көне белән туры килде – бу Сахай авылы халкы өчен икеләтә бәйрәм, - диде Альфир Фәрхәт улы, әлеге көннең бүләкләргә бай булуын билгеләп. Шулай, район үзәгенең Гафури урамында йорт алды мәйданчыгы, ә Константиновка авылында Җиңү паркы ачылды. -Мондый мөмкинлекләр өчен без республика җитәкчелегенә рәхмәтлебез, диде район башлыгы, бу мәйданчыкларның яшь буынны - республиканың киләчәген тәрбияләргә булышлык итәчәгенә басым ясап.
Авыл халкын икеләтә бәйрәм белән котлап, Сахай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Ришат Равил улы авыл уртасында, иң мөһиме – мәктәп янында урнашкан бу зур һәм заман таләпләренә туры китереп төзекләндерелгән паркның авыл халкының гына түгел, килгән кунакларның да иң яраткан урынына әвереләчәгенә ышанычын белдерде.
- Эшләрнең ничек барганын барыгыз да күреп тордыгыз. Барысы да сезнең өчен эшләнелде, килегез, ял итегез, уйнагыз, спорт белән шөгыльләнегез, шул ук вакытта паркны саклап тотыгыз, - диде ул җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.
Рәвис Әбүзәр улы өчен дә Сахай авылы һәм биредә яшәүчеләр бик якын һәм кадерле. Вакытында ул урындагы мәктәпкә җитәкчелек иткән. Ул сахайлыларга бу программада катнашу мөмкинлеге биргән өчен район хакимиятенә, ә төзелеш оешмаларына эшләрне сыйфатлы башкарып чыкканнары өчен чиксез рәхмәтен җиткерде һәм тантана сәбәпчеләренә бүләген тапшырды. Үзе әйтенчә, печәнчапкыч ярдәмендә зур биләмәне тәртиптә тоту күпкә җиңел булачак.
Җыр-биюләр – сезнең өчен!
Авыл биләмәсе хакимиятенең эшләргә идарә итүчесе Ләйсән Шәрипова һәм яшьләр эшләре буенча белгеч Рания Хисамова әзерләп алып барган бәйрәм концерты барлык тамашачыларның күңеленә хуш килде, дип зур ышаныч белән әйтергә мөмкин. Ул апалы-энеле Марсель Алдакаев белән Юлия Ихсанова башкаруындагы “Мин яратам сине, Башкортстан” җыры белән башланып китте һәм туган яныбыз белән горурлану хисе чараның ахырына кадәр кызыл җеп булып сузылып барды. Гүзәл Мозафарова, Фәнзил Яхин, Радмир Хисамов, Регина Мөлекова, Зәлифә Бәширова, “Ромашка” балалар бакчасы коллективы һәм башкаларның чыгышларын кунаклар көчле алкышларга күмделәр.
Спортка “әйе!” дибез
Бу көнне спорт мәйданчыгында турникта күтәрелү буенча иптәшләрчә турнир үткәрелде. Аны урындагы мәктәпнең элекке укучысы, бүген инде Уфа шәһәрендәге Стритлифтинг федерациясе җитәкчесе Р.Г.Мөхәмәдьяров оештырды. Бу мәйданчыкта үзләренең көчләрен һәм мөмкинлекләрен сынап кару өчен байтак халык җыелды: олысы да, кечесе дә сынатырга теләмәде. Руслан Гаяз улы билгеләвенчә, һәркем үз яшь категориясендә яхшы нәтиҗә күрсәтте, ә иң яхшылары медаль һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Киләчәктә Руслан Гаяз улы якташлары белән ешрак очрашып торырга һәм төрле спорт ярышлары үткәрергә планлаштыра. Хәер, хәзер моның өчен барлык шартлар да бар.
Эльвира Ямалетдинова.
Фото автора.
Читайте нас: