Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
28 октябрь 2020, 17:17

Өмәләр берләштерә, дуслаштыра

2020 ел республикада Торак пунктлары эстетикасы елы, дип игълан ителүе байтак эшләргә этәргеч бирде. Биләмәләрнең санитар-экологик торышын яхшырту максатында йорт аллары, урамнар, юллар, парк, скверларны тазарту һәм төзекләндерү буенча Чисталык көннәре үткәрелеп тора.

Агымдагы елның көзе дә уңай килде – көннәр коры һәм җылы тора. Бу исә атна саен Чисталык көне һәм шимбә өмәләрен сыйфатлы итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Шулай, узган җомга көнне район үзәгендәге оешма хезмәткәрләре кулларына тырма һәм себерке тотып, үзләренә беркетелгән биләмәләргә чыктылар.
“Таң” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәге бүлекчәсе мөдире Миңлегөл Мөхәммәтколова атна саен үзенең хезмәткәрләре белән шимбә өмәсенә чыга.
- Бу юлы да без биләмәдә коелган яфракларны җыйдык, юлларны себердек. Тирә-як чистарып калды. Без Чисталык көнендә зур теләк белән катнашабыз, чөнки өмәләр коллективны берләштерә, дуслаштыра, - ди Миңлегөл Булат кызы.
Эстетика елы уңаеннан оештырылган өмәләр кешеләрнең уңайлы тормышы өчен тиешле шартлар тудыру, төзекләндерү дәрәҗәсен арттыру һәм Башкортстандагы авылларның эстетик тышкы күренешен формалаштыруга юнәлтелгән. Ул иминлек һәм уңайлылык кына түгел, иҗади идеяләрне тормышка ашыру өчен нигез булып та тора.
Юлия СОЛТАНОВА.
Милена Фәйзуллина фотосы.
Читайте нас: