Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
3 ноябрь 2020, 16:35

Йортларга карап, күзләр куана

Агымдагы ел азагына якынлашуга карамастан, күпфатирлы йортларны ремонтлау белән бәйле эшләр тукталмый. Сүз түбә турында барганда бигрәк тә. Федераль программа чикләрендә ел саен төзүчеләр йортларны ремонтлап торсалар да, бу әле проблема беткән, дигән сүз түгел.

Район биләмәсендә 150дән артык күпфатирлы йорт исәп­ләнә. Аларның күбесе 1970-1980 елларда ук салынган. Шу­ңа да, анда яшәүче­ләр­нең мөрәҗәгатьләре дә түбәне алмаштыру, нигезен ныгыту, йортны тышлауга кагыла.
Билгеле булуынча, 2013 елда мондый йортта яшәү­челәр “капиталь ремонт” дип исемләнгән яңа хезмәт өчен түли башладылар. Шул уңай­дан капиталь ремонт эшлә­ре­нең, шул исәптән йорт тү­­­­бәсен алмаштыру графигы төзелде.
Бу программаны тормыш­ка ашыру чикләрендә, Кырмыскалы районының Кыр­­мыскалы, Олыкүл һәм Сәвәләй авылларындагы биш күпфатирлы йортны капиталь ремонтлау буенча эшләр тәмамланды, дияргә мөмкин. Эшләрнең хакы очсыз түгел, шуңа да бу йортларның әлеге программага эләгүе бик куанычлы. Элек күпфатирлы йортларга косметик һәм вак ремонт кына ясалып килде, ә капиталь ремонт күптәннән таләп ителә иде.
Идарә итүче компанияне сай­лаган күпфатирлы йор­т­лар­да яшәүчеләр бу уңайдан уң­ды, дип әйтергә кирәк. Йор­т­ны хез­мәтләндерү статьясы буенча җыелган акчага те­­ләсә-кайсы ремонт эшлә­рен башкарырга мөмкин. Ид­а­рә итүче компанияне сай­ла­­маганнар, мондый мәсь­ә­ләне гомум җые­лышта үзләре хәл итә һәм финанслау чыганагын, аның күләмен билгели.
Светлана Чурагулова.
Читайте нас: