Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
9 ноябрь 2020, 11:29

Атҗитәр авылында балалар мәйданчыгы

Урындагы башлангычларны хуплау программасы һәм Атҗитәр авыл биләмәсе халкының активлыгы ярдәмендә үсеп килүче буынның һәм яшьләрнең сәламәтлеген ныгыту, сәламәт тормыш рәвешен формалаштыру максатында авыл мәктәбе биләмәсендә спорт мәйданчыгы төзелде.

Узган елның декабрендә районның барлык авыл биләмәләрендә авыл халкы өчен шактый әһәмиятле булган проблемаларны билге­ләү буенча гражданнарның җыеннары үткәрелде. Ә йомгаклау җыелышларында халык агымдагы елда Программада катнашачак тәкъдимнәрен кертте. 2020 елда Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу өчен ра­йонның 16 авыл биләмәсе заявка биргән иде.
Шулай, Атҗитәр авыл би­лә­мәсендә яшәүчеләр Ат­җитәр авыл мәктәбе билә­мә­сенә спорт мәйданчыгы урнаштыру идеясен хупладылар. Шулай итеп, авыл халкының башлангычы һәм финанс ярдәме белән проект тормышка ашырылды – резина өслекле, тренажерлары булган спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Биредә шулай ук чүп-чар салу өчен урналар һәм эскәмияләр куелды, якында гына футбол кыры булдырылды. Барлык эшләр­нең хакы 1 169 200 сум га төште. “Артемида” токымчылык хуҗалыгы, “Ак Кош” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятьләре, “Уразбахтин Илфат Рифкать улы” һәм “Әхмәтов Дамир Хаҗи улы” крестьян-фермер хуҗалыклары 120 000 сум иганә ярдәме күрсәтсә, 85 000 сумын авыл халкы җыйды.
- Парк балаларның гына түгел, авыл биләмәсендәге барлык яшьләрнең дә яраткан урынына әверелер, дип ышанам. Биредә матур һәм иркен. Әлеге вакытта укучылар каникулда, ә укырга килгәч, спорт мәйданчыгы алар өчен зур бүләк булачак, чөнки алар бу турыда күптән хыялланалар иде. Агымдагы елда бу проект белән Урындагы башлангычларны хуплау программасында җиңеп чыгуыбызга без бик шатбыз. Проектка финанс ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт бел­дерәм, - диде Атҗитәр авыл биләмәсе башлыгы Гөл­йө­зем Уразбахтина.
Хәтерегезгә төшерәм, Бо­заязбаш авылынындагы Урман урамын яктырту, Күл­ләр авылындагы зират­ны коймалау, Якты-Күл авылындагы зират биләмәсен төзекләндерү, Түбәнге Тим­кә авылының Революция урамы һәм Иске Муса авы­лының Мәктәп урамындагы автомобиль юлларын ремонтлау кебек проектлар Урындагы башлангычларны хуплау программасында җи­ңеп чыктылар, аларга республика күләмендә финанс ярдәм күрсәтелә.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: