Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
11 ноябрь 2020, 16:01

Атҗитәрдә яңа фельдшер-акушерлык пункты

Атҗитәр авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамлану алдында.

Яңа медицина объекты авылның өлкән яшьтәге кешеләренә һәм балаларга башлангыч медицина-санитар ярдәме күрсәтү өчен тәгаенләнгән. Тиздән авыл халкы, ә алар 500гә якын, уңайлы, якты һәм заманча бинада медицина ярдәме алу бәхетенә ирешәчәк. Фельдшер Фәнилә Батталова да төзелеш эшләренең тәмамлануын түземсезләнеп көтә, чөнки яхшы шартларда эшләү җиңел дә, рәхәт тә. Хәтерегезгә төшерәбез, Фәнилә Рәмил кызы 2019 елда Уфадан “Земский фельдшер” программасы буенча килде.
Әлеге көндә фельдшер-акушерлык пунктында төп эшләр тәмамланган – су, канализация үткәрелгән, биләмә коймалап алынган, төзекләндерелгән. Шул көннәрдә электр утына тоташтыру турында мәсьәлә хәл ителә, тиешле корылмалар, җиһазлар кайтарылачак.
Моңа кадәр авыл халкы медицина хезмәтләрен элекке балалар бакчасында ала иде, ләкин ул авария хәлендә. Барлык уңайлыклары булган заманча модульле бина төзелеше “Сәламәтлек саклау” өстенлекле милли проектының “Башлангыч медицина-санитар ярдәме күрсәтү системасын үстерү” федераль проектын тормышка ашыру аркасында мөмкин булды. Ул барыннан элек авыл биләмәләрендәге дәвалау учреждение­ләреннән ерак урнашкан авыл халкына медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: