Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
16 ноябрь 2020, 13:38

Матурлык өстенә матурлык

Һәр ихата – бәләкәй генә галәм ул. Анда синең, дусларың һәм күршеләреңнең хатирәләре һәм хыяллары саклана. Бер дә юкка гына күршеләрең яхшы булса, син бәхетле, димәк алар сиңа сүзе белән дә, эше белән дә ярдәм итә ала, димиләр бит.

Бервакыт безгә, үзебезнең ихатабызны чәчкә клумбалары һәм бала­ларның уен мәйданчыгыннан башка тагы да күркәмрәк итәсе, анда үзебезнең күңел җылысын саласы килде.
Һәр ихатаны үсемлекләрсез күз алдына да китереп булмый. Алар матурлык һәм иркенлек өсти. Агачлар, куаклар һәм чәчкәләр – күркәмлек кенә түгел, арыганлыкны юып ташлаучы, күтәренке кәеф бирүче үсемлекләр. Шуның өчен анда яшәүчеләр, тәү чиратта, аллея ясарга, дигән теләк белдерделәр. Агач һәм куак үсентеләре, коймалап алу өчен кирәкле материаллар таптылар һәм биләмәне төзекләндерә дә башладылар.
Эретеп ябыштыручы Данил Сабирҗанов каркас эшләренә тотынды. Ә без Любовь Николаева һәм Олеся Зверева белән аны матур итеп буяп та куйдык. Иван һәм Юлианна Смирновлар, Евгений Николаев сетка-рабицаны тарттырып, ныгыттылар. Касыйм Сәгадиев оста куллары белән агач һәм куак үсентеләрен утыртып чыкты.
Үзебез башкарган эшләребезгә озак кына сокланып карап тордык, барыбыз да канәгать калдык. Күмәк эш тау күчерә, диләр. Бергәләп башкарган хезмәтнең нәтиҗәсе дә матур була. Өстәвенә, күмәк эш күршеләрне тагы да берләштерә һәм дуслаштыра. Шундый тырыш һәм уңган күршеләремә рәхмәт әйтәсе генә килә.
Елена Сәгадиева.
Автор фотолары.
Читайте нас: