Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
18 ноябрь 2020, 16:06

“Реаль эшләр” гамәлдә

Безнең районда “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Реаль эшләр” проекты актив тормышка ашырыла. Аның ярдәмендә авыл биләмәләрендә көнүзәк мәсьәләләр хәл ителә. “Бердәм Русия” сәяси партиясенең урындагы бүлекчә секретаре Зөлфия Бәхтиярова белән бүгенге әңгәмәбез бу проект чикләрендә нинди эшләр башкарылуы турында барачак.

- Зөлфия Миннислам кызы, билгеле булуынча, “Реаль эшләр” проекты чик­лә­рендә авылларда һәм шәһәрләрдә күләмле эшләр алып барыла.
- Әйе, “Реаль эшләр” проекты зур мөмкинлекләр ача, шул исәптән безнең район халкы өчен дә. Гражданнар җы­еннарында тәүдә нинди эшләр башкарырга кирәклеген кешеләр үзләре хәл итә. Аларның теләкләре, нигездә, билә­мәләрне төзекләндерү, су үткәрү, социаль әһәмияттәге объектлары төзү һәм ремонтлау кебек эшләргә кагылышлы.
- Эшләргә финанс ярдәмне кем күр­сәтә?
- Акчаларның төп өлеше республика бюджетыннан, калганнары урындагы бюджеттан бүленә, иганәчеләр ярдәм итә, авыл халкыннан җыела. “Реаль эшләр” проекты чикләрендә 2015-2019 елларда безнең республикада халыктан барлыгы 5 меңгә якын заявка кабул ителде, гомум финанслау күләме 1 миллиард сумга якын тәшкил итте. 2020 ел ахырына кадәр бу проектка тагын да 255,7 миллион сум акча юнәлтү каралган.
- “Реаль эшләр” проекты чикләрендә быел безнең районда нинди эшләр башкарылды?
- Бу проект буенча мәктәп укучылары өчен тукталыш павильоннары эшлә­нелде. Белүебезчә, бәләкәй авыллардагы балалар зур авылларга укырга мәктәп автобусларында йөриләр. Балаларның ачык һава астында автобус көткәннәрен күреп йөрәк әрни, шунлыктан җилдән, яңгыр яки кардан ышыклану өчен дә автобус тукталышы кирәк иде. “Реаль эшләр” проекты чикләрендә бу проблеманы хәл итә алдык. Абдулла, Илтуган, Ибраһим, Кабак, Үтәгән, Яңа Кыешкы, Бакчалы, Иске Шәрәй авылларында шундый павильоннар барлыкка килде. Иске Кыешкы авылында хәтта ике тукталыш павильоны куелды. Бу эшкә балалар үзләре дә, ата-аналар да бик сөенде.
Моңардан тыш, партия проекты буен­ча Константиновка авылында су тор­­ба­лары салынды. Атҗитәр авылы клу­бына ремонт үткәрелде, Бекет авылында спорт мәйданчыгы төзелә башлады.
- 2019 елда да бу проект буенча байтак проблемалар хәл ителде...
- 11 авылда мәктәп автобуслары өчен павильоннар нәкъ узган елда төзелә башлаган иде. Кырмыскалы авылының Рафиков һәм Парк урамнары кисешендә светофор барлыкка килде. Ул юлның шактый җанлы урыны. Светофор куелгач, хәзер бу участок автомобильчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә хәвефсез. Моңардан тыш, 2019 елда Подлуб авылында су җыю башнясы төзелде. Бозаяз авылындагы китапханәгә капиталь ремонт эшләнелде. Суык-Чишмә авылында спорт комплексы, Сәвәләй авы­лының Тынычлык урамында резина өс­лекле спорт мәйданчыгы төзелүе балалар гына түгел, өлкәннәр өчен дә зур бүләк булды.
- “Реаль эшләр” кебек проектлар авыл­ларны төзекләндерүгә, анда яшәү­че­ләрнең тормышын җиңеләйтүгә, уңай­лыклар тудыруга юнәлтелгән.
- Бердәм Русия” партиясе проекты эшләвен дәвам итәчәк. Ел саен һәр авылда халык фикерен өйрәнеп, беренче чиратта хәл итәсе мәсьәлә ачыклана һәм зур булмаган вакыт эчендә гамәлгә ашырыла. Әгәр сез­нең авылларны төзеклән­дерү яки баш­ка тәкъдимнәрегез бар икән, безгә яки авыл биләмәсе хаки­миятенә мө­рәҗәгать итегез. Бәлки, “Реаль эшләр” проекты бу проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәр.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА әңгәмәләште.
Читайте нас: