Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
24 ноябрь 2020, 17:10

Тизлекне киметегез!

Шул көннәрдә Олыкүл авылының К.Маркс урамында дүрт ясалма юл тигезсезлеге урнаштырылды. Алар ГОСТ таләпләренә туры китереп эшләнде.

Исегезгә төшерәбез, Уфа-Инҗәр-Белорет автомобиль трассасының Олыкүл - Сахай участогында 3 850 метр озынлыктагы юлга ремонт эшләре башкарылды. Кырмыскалы юл төзү-төзекләндерү идарәлеге көче белән 3500 тоннадан артык асфальт түшәлде. Участокның гомум мәйданы 35 мең квадрат метр тәшкил итте.
К.Маркс урамы - Олыкүл авылында иң озын урамнарның берсе. Ясалма юл тигезсезлеге аркасында автомобильдә йөртүчеләр тизлекне киметәчәк, ә бу, үз чиратында, транспорт хәрәкәте хәвефсезлегенә уңай йогынты ясаячак.
Ольга КӘРИМОВА.
Читайте нас: