Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
14 декабрь 2020, 11:36

Мәрхүм авылдашларны искә алып

Менә берничә ел инде республикада Урындагы башлангычларны хуплау программасы уңышлы эшләп килә. Аның ярдәмендә район авылларында яшәүчеләр авыл биләмәләрен төзекләндерү мөмкинлеге алды. Бу программа ярдәмендә Якты Күл авылындагы зират коймалары ремонтланды.

Урындагы башлангычларны хуплау программасында Подлуб авыл биләмәсе даими катнашып килә. Биредә авыл халкының бишенче проекты тормышка ашырыла. Шулай, 2016 елда авыл билә­мәсе Подлуб авылындагы зиратны капиталь ремонтлау проекты белән җиңеп чыктылар, 2017 елда Суык Чишмә авылында кар чистарту өчен роторлы МТЗ-82 тракторы сатып алдылар, 2018 елда Подлуб авылындагы хакимият бинас­ының түбәсенә ремонт үткәрелде, 2019 елда Бекет авылының Октябрь урамындагы Җиңү паркы биләмәсе төзек­ләндерелде.
Агымдагы елда да авыл биләмәсендә яшәүчеләр чираттагы тапкыр бәхетләрен сы­нап карарга булдылар. Шу­лай, узган ел азагында алар иң мөһим проблемаларны ачыклау өчен гражданнар җы­енында катнаштылар. Ә йомгаклау җыелышында Якты Күл авылындагы зиратны тө­зекләндерү буенча проект өчен халык дәррәү тавыш бирде.
- Адәм баласының соңгы йорты – зират. Һәркем аның яныннан үткәндә генә булса да бу дөньяга мәңгегә килмә­гәнлеген исенә төшерә. Вафат булган әти-әниләре, нәнәй-картәтиләре һәм ту­ганнары рухына дога кыла. Шуңа зиратлар төзек булырга тиеш. Бу уңайдан безнең йөзебез кызарырлык түгел. Зиратны төзек­ләндерү буенча эшләр төгәл­ләнде. Хәзер аны уратып 300 метр озы­н­­лыгында профнастилдан койма то­тып куйдык. Шулай ук капкасын яңар­т­тык һәм кирәк-яраклар саклау өчен йорт төзеп куйдык. Проектның гомум хакы 518 мең сум тәшкил итте, аның 48 меңен халык җыйды, “Артемида” җәмгыяте 45 мең сум иганә ярдәме күрсәтте. Башлап йөрүчеләргә һәм игелекле эшне башкаруда ярдәм күрсәт­кәннәргә рәхмәт бел­дерәм. Зиратны төзекләндерү һәм тәрбияләп тору – безнең уртак бурычыбыз, ул мәрхүм­нәрне онытмавыбыз турында сөйли, - ди Подлуб авыл би­ләмәсе башлыгы Наил Кадыйров.
Коймалар һәм капка яңартылгач, зиратка төс кереп китте. Башкарылган эшләргә карап, халык урындагы хакимият белән киңәшләшеп барлык проблемаларны хәл итә алуын чираттагы тапкыр исбат итте. Эшне башлап җи­бәрергә генә кирәк.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: