Әйе, заманында Әпәс күле зур, тирән һәм чиста сулы иде. Еллар үтү белән ул саекты, ә ярларын агачлар сырып алды. Гомер буе халыкка хезмәт иткән күлнең кибеп баруына авыл халкы битараф кала алмады.
Авылның старостасы Марат Сәйфуллин сөйләвенчә, узган елда искеакташлылар җыелышып-сөйләшеп, күлне тергезергә карар итәләр. Иң тәүдә эшне күлнең тирә-ягын тәртипкә китерүдән башлап җибәрәләр: яр буендагы агач-куакларны кисәләр, чүпләрен түгәләр. Аннары Сахай авыл биләмәсе хакимияте ярдәме белән сулыкны тирәнәйтү эшенә тотыналар. Кызганычка каршы, экскаватор белән байтак кына казуларына карамастан, элекке чишмә юлларына юлыга алмыйлар. Ләкин акташлылар моның белән генә тукталмый, күл янында кое казырга карар итәләр. Хәзер бу кое күлне чиста суы белән тулыландырып тора.
Бу күл янында тау ясау идеясе белән старостага авылдашы Илдус Мортазин мөрәҗәгать итә. Авыл халкы бу хәбәрне ишетү белән, дәррәү хуплап алалар һәм озакка сузмый эшкә тотыналар. Илдус Рәшит улы биргән 70 мең сум акчага материаллар: тимер баганалар, борыс-такталар сатып алына. Ә идеяне тормышка ашыруда авылда яшәүче һәркем үз өлешен кертә дисәм дә, ялгыш булмас. Үзләренең инструментларын алып, авыл егетләре көн дә күл янына эшкә җыелалар. Көннәрнең салкын торуын исәпкә алып, хатын-кызлар эшчеләрне кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйлап торалар.
Заһит Исламгулов әйтүенчә, проектны интернеттан эзләп алганнар һәм аннан тайпылмаска тырышалар. Чөнки тау уңайлы гына түгел, хәвефсезлек таләпләренә дә җавап бирергә тиеш.
Әйткәндәй, Илдус Мортазинның авылы һәм авылдашлары хакына кылган изгелекләре моның белән генә чикләнми. 11 ел элек ул гаиләсе белән туган авылына кайтып төпләнгәч тә, аның тормышында актив катнаша башлый. Кое казытуда, балалар мәйданчыгы төзүдә, зират биләмәсен төзекләндерүдә һәм башка эшләрдә зур ярдәм күрсәтә. Тау һәм шугалак биләмәсендә кышкы кичләрдә дә балалар рәхәтләнеп уйный алсын өчен прожекторны да ул куйдырган.
- Туган авылы өчен күптән ниндидер изге һәм тоемлы эш башкарырга уйлап йөри иде, - ди Илдус Рәшит улының тормыш иптәше Инна Сергеевна. - Ниһаять, тау ясарга карар иттеләр. Иң мөһиме, авыл халкы да моны шатланып кабул итте. Биредә балалар күп, күрше авыллардан да киләләр, кунакка кайтучылар да бар. Әйдә, рәхәтләнеп уйнасыннар! Балаларның шат йөзләрен күрүдән дә зуррак бәхет юк бит, - ди иренең һәр башлангычын хуплап барган хуҗабикә.
Авыл йөзен кешеләр билгели
Шуны да билгеләп китми мөмкин түгел: авылның төп байлыгы – аның халкы. Иске Акташта актив, уңган, эшсөяр һәм бердәм халык яши. Авылларын күркәмләндерүгә кагылышлы барлык эшләрне алар бергәләп, киңәшләшеп башкаралар. Кайдандыр ярдәм көтеп йөремиләр, тоталар да үзләре башлыйлар. Ә башланган эш – беткән эш, дип юкка гына әйтмиләр бит. Шулай, ярдәм итүчеләр, эшкә кушылучылар дә табыла. Ришат Равил улы Хөснетдинов җитәкчелегендәге авыл биләмәсе хакимияте дә искеакташлыларның башлангычларын хуплап, даими ярдәм итеп тора.
Туган ягын, авылдашларын ихластан яратучы, аның борчу-шатлыкларын үзенә сыйдыручы кешеләре булган авыл, чыннан да, бәхетле дияр идем. Менә Илдус Мортазин өчен дә туган авылыннан кадерлерәк, газизрәк урын юк. Шуңа да ул аның киләчәге өчен җан атып, үзенең кулыннан килгәнчә ярдәм итеп, нәтиҗәдә, авылдашларының рәхмәтләренә төренеп яши.
- Авылыбыз хакына башкарган изге эшләре өчен чиксез рәхмәтлебез Илдус Рәшит улы. Үзенә дә ныклы сәламәтлек, дөньяның ачы җилләренә каршы торырлык көч-куәт, озын гомер телибез. Безне шатландырган өчен үзен дә Ходай Тәгалә көтелмәгән шатлык-сөенечләр белән куандырып торсын, - дип рәхмәтләрен җиткерде авылдашлары.