Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
17 декабрь 2020, 17:37

Боз шәһәрчекләре төзелә

Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек тулы куәткә бара. Катлаулы эпидемиологик хәл булуга карамастан, балалар гына түгел, өлкәннәр дә Яңа елдан ниндидер могҗиза көтә. Әкияттәгедәй боз шәһәрчекләре, кар таулары һәм бизәлгән чыршылар да шуның бер өлеше булып тора.

Агымдагы елда Кырмыскалы авылындагы Ленин исемендәге мәйдан­да­гы йолага әверелгән боз шәһәр­чегеннән башка, тагы дүртне төзеделәр.
Шулай, Яшьләр бульвары һәм Аккүл паркларында, шулай ук Чапаев һәм Чехов урамнарында боз объектлары барлыкка килде. Ләкин тагы бер яңа­лык - агым­дагы елда авыл биләмәсе җи­тәкчелеге кискән чыршыларны урнаштырырга гына түгел, ә утыртырга, дигән карарга килде. Һәр сылукайның биеклеге 8-10 метрга җитә.
- Үткән елда без бу мәйданчыкларда боз шәһәрчекләре ясаган идек инде. Ләкин анда киселгән чыршылар урнаштырылды, ә быел алар үсеп китсеннәр, кешеләрне сөендерсен өчен аны утыртырга булдык. Хәзер аларны ел саен бизисе генә кала, - ди Кырмыскалы авыл биләмәсе башлыгы урынбасары Вадим Хәкимов. – Авыл зур, анда яшәүче­ләрнең һәрберсенең үзәк чыршыга барырга мөмкинлеге юк. Халык канәгать, бу безнең өчен иң мөһиме. Хәзер ел саен берничә боз шәһәрчеге эшләя­чәкбез.
Агачларны ноябрьдә үк утыркан идек, хәзер аларның ботаклары тагы да кабарып, күркәмләнеп китте. Алар янына боздан арт-объектлар урнаштырдык һәм балалар рәхәтләнеп шусыннар һәм уйнасыннар өчен таулар төзедек. Район үзәге мәктәпләре укучылары һәм Авыргазы күппрофильле колледжының Кырмыскалы филиалы студентлары үз куллары белән ясаган уенчыклары хәзер яңа ел чыршыларын бизи. Ә гирляндалар балаларга һәм өлкәннәргә могҗиза өстәп, күз явын алырдай җем-җем итеп янып торалар.
Авылның төп мәйданында 17 метр биеклектәге чыршы урнаштырылды, аны тирәләп боз таулары һәм боздан әкият геройларының сыннары ясалды. Иң тәүдә 2021 елның символы – Үгез сыны пәйдә булды.
Районда барлыгы 48 боз шәһәрчеге төзеләчәк. Иң мөһиме - авыл халкы аларга карап соклансын, бу матурлыкны сакласын һәм бозмасын, ватмасын иде.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: