Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
28 февраль 2021, 19:50

Тавыш бирү волонтеры буласыгыз киләме?

Айдан артык - 26 апрельдән 30 майга кадәр – 2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать биләмәләрен сайлау буенча тавыш бирү барачак. Ягъни Башкортстанда яшәүчеләр нинди урамнарны, паркларны һәм скверларны яңарырга кирәклеген үзләре хәл итә.

Волонтерларның бурычы - мәгълүмати кампания алып бару.
24 февраль көнне, DOBRO.RU сайтында теркәлү башланды. Әгәр дә сез проект волонтеры булырга телисез икән, https://dobro.ru/event/10042161 сылтанмасы буенча кереп, гариза калдыра аласыз. Моны 22 мартка кадәр эшләп була. Төп шарт - 18 яшьтән өлкәнрәк булу.
Исегезгә төшерәбез, җәмәгать территорияләрен төзекләндерү буенча тавыш бирү - "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының бер өлеше. Башкортстанда уңайлы шәһәр мохитен булдыру белән төбәк Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы шөгыльләнә. Федераль дәрәҗәдә аны Төзелеш министрлыгы ведомствосы үз канаты астына алган.
Тавыш бирү бөтен ил буйлап узачак. Башкортстанда тавыш бирергә мөмкин булган урыннар исемлеге төзелгән дә инде. Соңрак бу җәмәгать биләмәләре исемлеге өчен тавыш бирүнең бердәм платформада барлыкка киләчәк. Нәтиҗәләр агымдагы елның 30 июненә кадәр билгеле булачак. Октябрьдә исә 2022 елда бу биләмәләрне төзекләндерү белән шөгыльләнәчәк подрядчы оешмаларны да беләчәкбез.
Читайте нас: