Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
28 сентябрь , 10:05

Ихаталар күркәм төс ала

Кырмыскалы авылында ихаталарны төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Ихаталар күркәм төс ала
Ихаталар күркәм төс ала

Әлеге проектны тормышка ашыру “Башкорт ихаталары” республика программасы ярдәмендә мөмкин булды. 2025 елда Бакча урамындагы 24, 26, 28, 30нчы йортларның ихаталары төзекләндереләчәк: юлга асфальт җәеләчәк, тротуарлар ясалачак, видеокамералар, эскәмияләр, урналар урнаштырылачак, урам фонарьлары алыштырылачак.
- Августта без йорт хуҗалары белән җыелыш үткәрдек, анда яшәүчеләр 2025 елда “Башкорт ихаталары” программасында катнашырга карар иттеләр. Проект төзелде, әлеге вакытта смета ясала. Аннары конкурс нигезендә подрядчик сайлаячакбыз, - диде Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы ярдәмчесе Раиса Еремина.
“Башкорт ихаталары” программасы ярдәмендә район күркәм төс  ала. Бу илдә бары тик Башкортстанда гына гамәлдә булган уникаль программа.
- Безнең ихатага күптән ремонт таләп ителә иде һәм без әлеге программага эләгүебезгә бик шатбыз. Җыелышта безне кызыксындырган барлык мәлләр турында фикер алыштык. Алдагы елда безнең ихата да яхшы якка үзгәрәчәк, - дип уртаклашты йорт буенча өлкән Дамир Таҗетдинов.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның җәендә әлеге проект буенча Ходайбирдин урамының 16/1, 16/2, Бакча урамының 20, 22/1нче йортларында да шундый ук эшләр башкарылды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән йорт яны территорияләрен комплекслы төзекләндерү буенча “Башкорт ихаталары” программасы 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Программа гамәлдә булган биш ел эчендә 400 мең кеше яшәгән 1326 йорт төзекләндерелгән. Программаны гамәлгә ашыруга акчалар күбесенчә республика бюджетыннан бүленә. Бу программа гражданнарның күпфатирлы йортларда яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән һәм аларга ихаталарын үзләре теләгәнчә төзекләндерергә мөмкинлек бирә.
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров моны республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге өстенлекле проектларның берсе дип билгеләде. 

- Ихаталардан башлаганбыз икән, анда барсын да тәртипкә китерергә - подъездларга ремонт үткәрергә, түбәләрне, фасадларны тәртипкә китерергә кирәк. “Башкорт ихаталары” - торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге иң яхшы проект. Бу программаны һичшиксез дәвам итәчәкбез. Мөмкин булганча йорт яны территорияләрен яңартуга өстәмә акча бүләргә тырышачакбыз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Галия КӘРИМОВА.

Ихаталар күркәм төс ала
Ихаталар күркәм төс ала
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: