Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
25 октябрь , 11:46

Төзек юллар – тормышыбыз көзгесе

Кырмыскалы авылының Рафиков урамындагы юлларга ремонт үткәрелде.   

Төзек юллар – тормышыбыз көзгесе
Төзек юллар – тормышыбыз көзгесе

- Без юлхәрәкәте иминлегебуенчабик җитдиэшлибез. Безнең бурыч- 2027ел ахырынареспубликадагыюлларның 85 процентын норматив хәлгә җиткерү, - диде Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.

Бу эшләрне Кырмыскалы авылының Юл төзү-төзекләндерү идарәлеге эшчеләре башкарды. 

- Район үзәгендәге Рафиков һәм Парк урамнары кисешеннән Рафиков һәм Ш.Биккул урамнары кисешенә кадәр асфальт яңартылды. Ремонтланган юлның озынлыгы 777 метр тәшкил итә. Шулай ук бу участокта юл кырына ком-чуерташ катнашмасы сибеләчәк, - дип уртаклашты мастер Юнир Кормангулов.

Әлеге территориядә юл эшчеләре Илнур Кәлимуллин, Венер Латыйпов, Илдус Кильдин, асфальт түшәү машинисты Рөстәм Абакачев, каток машинисты Рәсил Бикташев, водительләр Сергей Дмитриев, Нәсим Хөснетдинов, Әмир Әрдәширов, Алексей Михайлов һәм Руслан Ибәтуллин эшләде.

Коллективта озак еллар хезмәт куйган һәм хезмәттәшләренең хөрмәтен яулаган хезмәткәрләр бар. Кырмыскалы авылыннан Илдус Кильдин - аларның берсе. Ул юл хуҗалыгы өлкәсендә алты елдан артык эшли. Предприятиедә аның турында тырыш, намуслы, белемле белгеч, эш сөючән һәм эшенә зур җаваплылык белән караучы хезмәткәр дип бары тик уңай фикерләр генә әйтәләр.

Илдус Кильдин тумышы белән Авыргазы районының Морадым авылыннан. Стәрлетамак һөнәрчелек училищесында укып шофер һөнәрен алган. Аннары Хабаровск шәһәрендә танкгаскәрләрендәхезмәтиткән.2017елдаИлдусТимерхан улыгаиләсе белән Кырмыскалы авылына күченеп килгән.Хатыны ФлүзәРишат кызы белән биш бала – дүрт ул һәм бер кыз тәрбиялиләр.

Илдус Кильдин юл эшчесе һөнәрен сайлавына бер дә үкенми.

- Безнең эштә иң мөһиме - үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү. Берничә ел элек үтеп булмаслык урман яки сазлык булган урында кешеләрнең куллары белән заманча автотрасса барлыкка килә, елгалар аша күперләр төзелә. Кешеләр күп еллар файдаланачак объектлар үсеп чыга. Бу сөйләп бетергесез тойгылар, - дип уртаклашты әңгәмәдәшебез.

Яңгыр яки кар явамы, суык яки эссеме, юл эшчеләре һәрвакыт эштә. Бу һөнәр кешеләренә физик көч, чыдамлылык, ныклы сәламәтлек кирәк. Тормышның мондый ритмына һәркем чыдый алмый. Төрле махсуслаштырылган машиналар күп булуга карамастан, юл төзүчеләренең эше физик яктан авыр булып кала бирә.

- Коллективыбыз бердәм, аларның һәрберсенә ышанырга була. Аларның барсы да тәҗрибәле, үз бурычларын намсу белән башкаралар, - дип билгеләде ул.

Республикада төбәк башлыгы вазыйфасында эшли башлаганда Радий Хәбиров муниципалитетларны үстерү программаларын гамәлгә ашырганда торак пунктларның тышкы кыяфәте турында да уйлау мөһим. Уңайлы мохит булдыру – иң мөһим бурычларның берсе, дип билгеләде.

Галия Кәримова.

Автор фотосы.

Төзек юллар – тормышыбыз көзгесе
Төзек юллар – тормышыбыз көзгесе
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: