Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
8 сентябрь 2017, 11:51

Сез иң гүзәл кеше икәнсез...

Беренче укытучы! Күпме генә еллар үтсә дә, әниләрдәй күңел җылысы биреп, белем дөньясына алып кергән, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәткән беренче укытучыны һәркайсыбыз йөрәк түрендә йөретә һәм һәрвакыт иң җылы хисләр белән искә ала. Таһир Вилданов җитәкчелегендәге Сахай авыл клубындагы чара да дүрт дистә елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мәгариф ветераны Х.С.Хәсәновага олы ихтирам йөзеннән оештырылды. Бирегә Хәдичә Сабирҗан кызының якыннары, туганнары, элекке хезмәттәшләре, күпсанлы укучылары, авылдашлары җыелып, аңа иң изге теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Хәдичә апа 1924 елның 7 гыйнварында Сахай авылында Миңлехәят һәм Сабир­җан Хәсәновларның күпбалалы гаилә­сендә беренче бала булып дөньяга килә. Бүген олы хөрмәткә төренеп яшәгән мәгариф ветеранының балачагы һәм яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң колхоз эшенә җигелә. Басуда урак уру, утын кисү кебек эшләр буыннары да ныгып бетмәгән кызларның иңнәренә ята. Бәхеткә, 1943 елда сигезьеллык мәктәп ачыла, аны тәмамлаганнан соң кызга укытучы булып эшләргә тәкъдим итәләр. Шуннан башлап 1979 елга кадәр аның хезмәт биографиясе Сахай мәктәбе белән бәйле. Аның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер – эшкә кабул итү турындагы язу гына бар. Менә шулай, яраткан һөнәренә беркайчан да хыянәт итмәгән ул. Башта Уфа педагогия училищесында, соңыннан Стәрлетамак укытучылар институтында читтән торып белем ала. Намуслы һәм күпьеллык хезмәте өчен бихисап наградаларга: “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе, Мактау грамоталарына лаек була. Шул ук мәктәптә математика һәм физика фәннәрен укыткан тормыш иптәше Камалетдин Гыйзетдин улы Мөхәррәмов белән 36 ел тату гомер кичергәннәр. Бу гаиләнең изге җанлы булуы турында белмәгән кеше юктыр. Гаилә башлыгының бертуган сеңлесе вафат булгач, аның кызын карап үстерәләр. Менә инде дистә елдан артык Хәдичә апа Мәләвез районының Җиргән авылында Наилә кызының кадер-хөрмәтендә яши. Ә яз җитү белән туган авылына кайта һәм көзгә кадәр үз йортының утын сүндерми. Наилә Мидхәт кызы әйтүенчә, йорттагы эшләрне ул әле дә үзе башкара. Шул ук вакытта телевизор карый, гәзит-журналлар укый, ил, дөнья хәлләре белән хәбәрдар булып яши. Йортыннан да кеше өзелми. Күршеләре, туганнары, авылдашлары килеп, хәлен белешеп тора. Ә ул үзе килгән һәр кешене якты йөзе белән каршы алып, фәһемле киңәшләрен, хәер-фатыйхасын бирә һәм изге догалары белән озатып кала. Авыл клубында узган чарада да бу сүзләрне сәхнәгә күтәрелгән һәрбер кеше кабатлагандыр.
Шунысы куанычлы, хаклы ялга чыккач та, мәгариф ветераны мәктәп белән элемтәне югалтмый, аны укучылар белән очрашуларга чакыралар, гомумән, ул бүгенге көнгәчә элекке укучылары һәм хезмәттәшләре өчен киңәшче, нәсыйхәтче булып кала. Олы яшьтә булуына карамастан, биш вакыт намазын калдырмый, ураза тота. Бәлки, озын гомерле булуының сере нәкъ әнә шул дини йолаларны үтәп, кешеләргә игелек-изгелек кылып яшәвендәдер.
Әйе, аның укучыларың да күбесе хәзер хаклы ялда инде. Ләкин бу бәйрәм чарасына килүчеләр олы ихтирамга лаек укытучыларына, нәсыйхәтчеләренә рәхмәт сүзләре җиткереп, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергән мизгелләрен искә алдылар. Төрле елларда мәктәпне тәмамлаган бу шәхесләрне нәрсә берләштерә соң? Әлбәттә, укытучы. Дөресрәге, Хәдичә Сабирҗан кызы. Шуңа да бу көнне сәхнә түренә күтәрелеп, тирән хөрмәтен белдерүчеләр бихисап булды.
- Мәктәпкә килгәч тә, безне ягымлы елмаюы белән каршы алучы беренче кешебез - беренче укытучыбыз Хәдичә апа булды. Әлеге искиткеч дәрәҗәдә сабыр, һәрвакыт ягымлы һәм изге күңелле кеше безне житәкләп белем дөньясына алып керде, аның тирән серләренә төшендерде. Әлбәттә, безне тәрбияләү бик жинел­ләрдән булмагандыр. Әмма шуна карамастан, Хәдичә апа һәрберебезнең көенә килеп, җаена кереп эшли белде. Ул куандыргыч минутларда - безнең белән бергә шатланды, авыр чакларда – һәрчак терәк булды, кирәк вакытта - мактады, ә кайчагында әрләп тә алгалады. Ул барыбызга да бертөрле карашта булды, һәркемне дә тигез күрде, - диде укучылары.
Кайчандыр бергә эшләгән һәм әлеге вакытта туган мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур көч салган хезмәттәшләрен күрү дә Хәдичә Сабирҗан кызы өчен олы куаныч булды. Н.Җ.Зәйнуллин җитәк­челегендәге укытучылар коллекти­вының чыгышы күңеленә май булып яткандыр. Чөнки аларның күбесе, шул исәптән Наил Җиһат улы да, аның хезмәттәшләре генә түгел, укучылары да.
Ракаевлар гаиләсенең чыгышы аеруча эчтәлекле булды.
- Без беренче сыйныфка 36 бала укырга килдек. Дүрт ай укыгач, ике катлы мәктәп янды һәм без бер ай каникулда булганнан соң, бакчадагы бәләкәй бер йортта укыдык. Шуңа карамастан, безгә укытучыбыз төпле белем бирде. Минем шушы һөнәрне сайлавымда Хәдичә Сабирҗан кызының да өлеше бар. Ул шулай ук кызымның да беренче укытучысы булды, - диде мәгариф ветераны Венера Галимҗан кызы. Ә Фәез Гыйззәт улы “Авыл көен” башкарып, барысын да яшьлек елларына алып кайтты.
Кечкенәдән яхшы тәрбия орлыклары салып үстергән кызының да әйткән сүзләре дулкынландыргыч булды.
- Әнкәем тыныч, сабыр холыклы кеше, шул ук вакытта башкаларга гына түгел, үзенә карата да таләпчән. Эшкә беркайчан да соңга калганы булмады. Менә бүгенге кичәгә алдан ук җыенып куйды. Ул чын мәгънәсендә үз һөнәренә тугрылыклы кеше. Укучыларының уңышларына карап сөенә дә, кайгыларына карап көенә дә белде. Укучылары күбрәк уңышларга ирешкән саен, әниемнең йокысыз эзләнүләре бушка китмәгәнен аңлыйм мин. Мәктәптә укыган чакта әнкәй кайтып китте микән әллә, дип аның бүлмәсе янында аптырап кала идем: сыйныф тулы бала булуга карамастан, артык тавыш юк, һәркем эш белән мәшгуль. Аның белән гомерем буе горурланып, рәхмәтле булып яшим, - дип тәмамлады чыгышын Наилә Мидхәт кызы.
Гомумән, “Кыңгыраулы мәктәп еллары” дип исемләнгән кичә Хәдичә Сабирҗан кызының гына түгел, залда утыручыларның барысын да шау-гөр килеп торган, шатлыклы вакыйгаларга бай булган мәктәп елларына яңадан алып кайткандай булгандыр. Һәркем балачак, үсмер вакытларын искә алды, укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты, аралашты. Чара ахырында яңгыраган кыңгырау чыңы да күңелле мизгелләрне янә сагынып искә алырга мөмкинлек бирде.
Язмамны түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлау бик урынлы булыр, дип уйлыйм, чөнки андагы һәр юл бүгенге чараның сәбәпчесе Хәдичә Сабирҗан кызы Хәсәновага кагылышлы.
Авылымның олы киңәшчесе дә ул,
Ярдәмчесе яше-картының.
Дөнья хәле һәрчак таныш аңа,
Шаһите ул сугыш артының.
Тупланганнар еллар тәҗрибәсе
Сырлар булып синең йөзеңә.
Озын гомер, сәламәтлек
Насыйп итсен Ходай үзеңә.
Кирәк чакта шагыйрь,
артист та син,
Була белдең олы киңәшче.
Син өйрәткән юлдан атлап кына,
Тотып яшик синең киңәшне.
Авылымның бер карт мөгаллиме,
Йөрәккәең һаман ярсына.
Яшь буынның яшәү маягы син,
Бурычлылар сиңа барсы да.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотолары.
Читайте нас: