Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
12 сентябрь 2017, 11:48

“Безне театрга булган сөю берләштерә”

Һәр кеше йөрәгендә йөреткән истәлекле мизгелләр, көтеп алган матур бәйрәмнәр була торгандыр. Безнең дә бар андый бәйрәмебез. Безнеке генә түгел, республикабыз, тоташ илнеке. Ямьле табигатьле Таусеңер акланында шундый бәйрәмнәрнең берсе - VI “Туганлык” халыкара төрки телле театрлар фестивале үткәрелде.

Районыбыз, республикабыз һәм илебез тарихының дуслыгын гәүдәләндергән бу тантана хакында төрки телле халыклар яшәгән һәр тарафта беләләр, аны бер генә тапкыр булса да үз күзләре белән күрергә хыялланалар. Халыклар дуслыгын хуплау, аларның иҗатын саклау һәм үстерү, милли йолаларны, Русия халыклары йолаларын тергезү максатын күз уңында тотып оештырылды бу бәйрәм. Фес­тиваль кунакларын җыр-бию, районның авыл билә­мәләре әзерләгән башкорт, татар, урыс, мари, чуваш халык вәкилләре тәкъдим иткән ихаталар каршы алды. Озын итеп тезелгән тирмәләр милли рухта бизәлгән, паласлар эленгән, төрле милли ризыклардан табын корылган. Һәркайсы кунакларга җыр-моң бүләк итәргә, халык ядкәрләре белән таныштырып, милли ашлар белән сыйларга ашыкты.
Бәйрәмгә Башкорт дәүләт академия драма театры, М.Кә­рим исе­мендәге милли яшьләр театры, Салават башкорт драма театры, К.Иванов исемендәге Чуваш халык театры, шулай ук Хакасия, Дагыстан, Казахстан, Кыргызстан, Тыва, Кабарды-Балкар һәм башка төбәкләрнең театр артистлары килгән иде. Алар бавырсак, бәлеш, белен кебек милли ризыклардан авыз иттеләр. Соңыннан кунаклар сәхнә янына үтте.
Бәйрәмне ачу өчен сәх­нәгә муниципаль район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чың­гызов, БРның театр эш­чән­леге берлеге рәисе вазыйфасын башкаручы Хөрмә­тулла Үтәшев, мәдәният министры Ә.И.Шафикова чакырылды.
Чараны ачып “Чал Урал” төркеме җыр башкарды, район Мәдәният сараеның “Далан” үрнәкле бию коллектив­ының чыгышы чараны тагы да җан­ландырып җи­бәрде.
- Сезне бәрәкәтле Кырмыскалы җирендә - легендар Миңлегали Шәйморатовның туган төягендә күрүебезгә бик шатбыз. Төкле аягыгыз белән, рәхим итегез! – диде муниципаль район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чыңгызов.
Республиканың мәдәният министры Ә.И.Шафикова җы­е­­лучыларны республика Башлыгы Р.З.Хәмитов исе­меннән кайнар котлады.
- Кырмыскалы районы төбәк әһәмиятендә генә түгел, Русия һәм халыкара дәрә­җәдәге чаралар үткәрү мәй­данчыгына әверелде, - дип билгеләде. - Безне мирасыбызга һәм театрга булган сөю берләштерә. Мондый чара оештырган өчен район хаки­миятенә рәхмәт белдерәм. Шөкер, әлеге чараның дәрә­җәсе елдан-ел арта бара, матур һәм эчтәлекле үтә. Килә­чәктә аның үрләре тагын да биегрәк һәм яктырак булсын. Барыгызга да исәнлек-саулык һәм бәхет телим, - дигән изге теләкләрен җиткерде.
- Хөрмәтле кунаклар, хуш килдегез. Безне җылы кабул иткәнегез өчен сезгә рәхмәт. Борын-борыннан башкортлар җыен үткәргән. Чөнки кунак җыйган җирдә кот бар, диләр. Без бүгенге көндә дә моңа тугры калабыз. Бирегә җиде буын вәкилләрен җыйдык. Төрле милләттә булсак та, безнең барыбызны да театр берләштерә. Киләчәктә дә театрларны уңыш көтсен! Аллага тапшырып, театр җые­нын башлыйк, - дип БРның театр эшчән­леге берлеге рәисе вазыйфасын башкаручы Хөрмә­тулла Үтәшев җы­е­лышны ачып җибәрде.
Чараның тантаналы өлешенә үрелеп, тирә-якка җыр-моң таралды. Башкорт­станның халык артисты Сәгыйдулла Байегетнең чагу чыгышы көчле алкышларга күмелде - флешмоб оештырылды, аңа кушылып барсы да биергә төште.
Көн суык булуга карамастан, барсы да рәхәтләнеп биеде, кушылып җырлады, шаярды, көлде, күңел ачты. Һәркай­сы­ның чыгышы аерым бер төс, бер нур булып, йөрәк түрендә урын алды.
Арытабан һәр театрдан би­шәр кеше сайланды. Алар “Сандыктан билгеле әйберләр­не табу”, аркан тарту, “ат”та узышу, көрәш кебек милли уеннар, ат-спорт тамашаларында катнашып, үзләренең көчләрен, җитезлекләрен, интеллектын сынап карады.
Рәхәтләнеп ял итәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар иде. Телисең икән, концерт кара, пылау, шашлык, кайнар чәй белән сыйлан, уен-аттракционнарда катнаш – һәрберсе үзенә чакырып тора, рәхим итеп, күңел ач. Саф һава, кешеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәт, ягымлылык, җылылык ни тора. Дәртле көй-моң бирегә җыелган берничә дистә кешенең күңелен канатландыра.
Әйе, бу бәйрәмнең даны ра­йоны­бызның даны һәм сәламе булып ерак-еракларга таралсын, балкып, һәрвакыт үзенә тартып торсын иде!
Венера Гафарова.
Читайте нас: