Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
17 ноябрь 2017, 17:15

күңелләргә илһам һәм дәрт өстәде

Район Мәдәният сараеның зур залында концерт-театр мизгелен ачу тантанасы үткәрелде.

Яраткан башкаручылар белән очрашу – тамашачылар өчен көтеп алган зур бүләк. Чәчкәләр гөлләмәсе, көчле алкышлар һәм “Әфарин!” дигән мактау сүзләре район Мәдәният сарае солистлары Артур Насыйров, Салават Әюпов һәм Эльмира Муллаголованың югары сәхнә осталыкларына җавап булды. Җәмилә Кучаева һәм Алина Вәлиева кебек көч-дәртләре ташып торган яшь солистлар районның тәҗрибәле артистларыннан бер дә калышмыйлар. Сәхнә осталыгына ия көчле тавышлы яшьләр концерт мизгелендә тамашачыларның сөюен яулар, дип ышанасы килә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер башкаручылар үзләренең чыгышларына аеруча ныклы әзерләнгән. Мәсәлән, “Наза” фольклор ансамбле “Сафия, кара әле” халык җырына яңа сулыш өргәннәр. Заманча стильдә башкарылган җыр өлкәннәрне дә, яшь тамашачыларны да битараф калдырмады.
Югары һөнәри дәрәҗәдә әзерләнгән концерт программасы бер тында барды. “Антрок” рок төркеменең чыгышын “Ахирәтләр” вокаль ансамбленең моңлы җырлары алмаштырды. Ә “Йолдыз” үрнәкле хореография коллективы тамашачыларга үзләренең дәртле биюләрен һәм күтәренке кәеф бүләк итте.
– Безнең бурыч күпьеллык йолаларны саклап калу гына түгел, яшь башкаручыларга үсешергә мөмкинлек тә бирү. Чираттагы иҗади мизгел сәхнә осталарына яңа җиңүләр, тамашачыларга яңадан-яңа тәэссоратлар алып килсен, - диде район мәдәният бүлеге начальнигы Гөлнара Әминева.
“Чаткылар” халык театры артист­ларының чыгышын тамашачылар аеруча көтеп алды. Флюра Низамова һәм Рәсилә Иштуганова куйган “Аферистка” комедиясе тамашачыларга матурлык салонында аферистларның капканына эләкмәс өчен кисәтү булып яңгырады. Көнкүрештәге көнүзәк теманы чагылдырган постановканы карап, рәхәтләнеп көлергә дә, борчылырга урын бар иде.
Тамашаны оештыручылар үз максатына һичшиксез иреште, дип кыю әйтергә мөмкин. Бу бай эчтәлекле концерт белән залда утыручыларның күңеленә илһам һәм дәрт өстәделәр.
Читайте нас: