Клубның фоесында кул эшләреннән һәм милли ризыклардан күргәзмә оештырылган, теләге булганнарның гәзит-журналларга язылу, аралашу, танышу, дуслашу мөмкинлеге булды. Һәм, әлбәттә, бай эчтәлекле концерт программасы беркемне дә битараф калдырмады.
Бу көнне авыл клубында алма төшәрлек тә урын юк иде. Чөнки бәйрәмгә күрше авылларда яшәүчеләр дә чакырылды. Кемдер килү белән тамашалар залында урын алса, кайберәүләр күптән күрешмәгән танышларын очратып, чәй эчә-эчә әңгәмә корды, хәл-әхвәлләрен белеште. Шунда ук алар кул эшләреннән оештырылган күргәзмәдә теккән, чиккән, бәйләгән әйберләргә сокланып йөреде. Мәсәлән, Рита Хаҗиева чигелгән кулъяулыклар, сөлгеләр, картиналар алып килсә, Марина Гыйззәтуллина атлас тасмалардан эшләнгән әйберләрен сатуга чыгарган. Сахайдан Насыйха Кадерголова, Клара Төхвәтуллина, Иске Акташ авылыннан Сәвия Шәфикова, Бельскийдан Ольга Медовикованың бәйләнгән шәлләре, оекбашлары, кофталары, күлмәкләре яныннан беркем дә сокланмый үтеп китә алмагандыр, мондый матурлыкны сатып алырга теләүчеләр дә байтак булды. Ә менә Флүзә Миһранованың аш-су остасы булуын өстәлдә урын алган тәмле-тәмле пироглары, чәк-чәкләре дәлилләп тора. Олыкүлдән Рәйлә Евграфова исә хатын-кызларга косметика товарлары тәкъдим итте. Гомумән, бу көнне һәркем үзенең күңеленә туры килгән шөгыль таба алды, дип ышанычлы әйтеп була. Хәтта шунда ук маникюр ясатырга да мөмкинлек бар иде.
Район гәзите редакциясе һәм Кырмыскалы почтамты тарафыннан оештырылган акция дә бик җанлы үтте. Бу көнне теләге булган һәркем яраткан гәзит-журналларга очсызрак хакка язылып, лотерея уенында катнашты һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.
Бәйрәм чикләрендә хәйрия акциясе дә оештырылды. Инвалидлар көне алдыннан үткәрелгән мондый чарага халык битараф кала алмады, һәркем азмы-күпме үз өлешен кертергә тырышты, чөнки җыелган барлык акча инвалид балаларга бүләкләр сатып алуга тотынылачак. Монда Фия Хисамованың өлешен билгеләми мөмкин түгел – ул пешереп алып килгән ризыкларын сатып, барлык акчасын бу изге эшкә юнәлтте. Шулай ук Гөлнара Йөзлекбаева да маникюр ясаудан килгән акчасыннан үз өлешен кертте.
... Һәм, ниһаять, барлык җыелучыларны тамаша залына чакырып, күңелле музыка яңгырады. Чараны ачып, авыл биләмәсе башлыгы Ришат Равил улы Хөснетдинов барлык әниләрне бәйрәм белән котлады һәм тантана сәбәпчеләренә ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер, үстергән балаларының игелек-изгелекләрен күреп, тыныч тормышта яшәүләрен теләде.
Бу көнне барлык җылы сүзләр, изге теләкләр әниләргә багышланды. Рания Хисамова, Алсу Мөхетдинова, Язилә Хисамова, Жасмин Байназарова, Фаина Хисамова залда утырган әниләргә иң матур җырларын багышласа, Баязит Гыйззәтуллин, Марат Кәбиров та тантана сәбәпчеләрен яңа җырлары белән сөендерде. Урал Байназаров чараны гармун моңнары күмде. Урындагы мәктәп укучыларының чыгышын залда утыручылар аеруча зур ихласлык белән кабул итте.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Таһир Вилданов җитәкчелегендәге иҗади коллектив һәрбер бәйрәмне чагу һәм күңелле итеп оештыру өчен күп көч һәм тырышлык сала. Әниләр көненә багышланган чара да бик үзенчәлекле һәм матур килеп чыкты. Шуңа да бу көнне сәхнә түреннән яңгыраган бик күп җылы сүзләр, моңлы җырлар, дәртле биюләр иң якын һәм иң кадерле кешеләребез - әниләрнең күңелендә дә озак сакланыр, дип ышанасы килә.