Җыелучыларга котлау сүзе белән муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары И.Ә.Галиәхмәтова, Кабак авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Ф.Н.Макеева мөрәҗәгать итте.
Уфа шәһәреннән коуч-тренер Юлия Сухова (Солнечная) осталык дәресе күрсәтте һәм бәхетле гаилә тормышы серләре белән уртаклашты. Гаилә кору - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Аның төп бурычы – яшьлектәге сөюне ахыргача саклап, балаларыңа яхшы сыйфатлар сеңдереп, хезмәт һәм туган илен сөйгән ул һәм кызлар үстерү, дигән нәтиҗәгә килделәр. Бу көнне визажист Анна Виденеева хатын-кызлар өчен матурлык серләрен ачып, макияж ясарга, битне тәрбияләргә өйрәтте. Наталья Григорьевнаның чыгышы мөлаемлылык темасына багышланды. Ул кием сайлау, шарф һәм яулык бәйләү буенча осталык дәресе үткәрде.
Төрле конкурслар нәтиҗәсендә әниләргә муниципаль район хакимиятеннән истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Кабак авылыннан - Айгөл Григорьева, Флорида Фәйзуллина, Прибельский авылыннан - Александра Батаева, Олыкүлдән Әлфия Күсәпколова, Илмира Биктимерова иң актив әниләр булып чыкты. “Оста куллы әнием” дип исемләнгән иҗади конкурста Кырмыскалы авылыннан Ирина Степанованың кул эшләре иң яхшысы дип танылды. Чараның икенче өлешендә кунаклар төрле осталык дәресләрендә катнаша алды.