Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
7 декабрь 2017, 18:16

Могҗиза дәвам итә...

Район балалар китапханәсендә “Китаплар дөньясына алтын ачкыч” дип исемләнгән китап театры булдыру проектын тормышка ашыру чикләрендә, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең “Әтәч тегермәне” әкияте буенча куелган спектакльнең премьерасы дәвам итә.

Шул көннәрдә 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбе укучыларына бу әкиятне карау һәм төп геройлар турында фикер алышуда катнашу бәхете тиде. Бикбулат исемле кыю чебеш - шул ук мәктәпнең 1 “б” сыйныф укучысы Камилла, ялкау һәм хәйләкәр песи - 6нчы сыйныф укучысы Марат, ә кыю көчек 6нчы сыйныф укучысы Илгизнең тавышлары белән сөйләде. Бу балалар мәктәптә бу көн геройлары дип танылдылар, чөнки аларның чыгышын мәктәпнең 72 укучысы һәм башлангыч сыйныф укытучылары да карады.
Ә район үзәгенең “Бал корты” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә Акбулат исемле әтәч турындагы мавыктыргыч тамаша күрсәтелде. Әйткәндәй, бу әкият герое Башкорт мәдәният һәм сәнгать колледжының 3нче курс студенты Данияр Атнабаев тавышы белән сөйләде.
Надежда Гогитидзе.
Читайте нас: