Берләшмә рәисе Әлфия Сибагатуллина узган чордагы эшчәнлеккә йомгак ясады. Республиканың журналистлар берлегенең җаваплы секретаре Фәнил Кодакаев Мәскәү шәһәрендә узган Русия журналистлар берлегенең 12нче съездындагы тәэссоратлары белән уртаклашты, төбәк оешманың эше турында сөйләде, шулай ук журналистлар берлегенә кергән Ринат Шәйбәков, Эльвира Ямалетдинова, Фәния Сәлимгәрәева һәм Илнара Хәкимовага билетлар тапшырып, аларга иҗади уңышлар теләде.
Бүгенге көндә 18 әгъзадан торган районның башлангыч журналистлар оешмасы республикада иң эреләрнең берсе.
- Республикада башка мондый күпсанлы башлангыч журналистлар оешмасы юк, составына килгәндә дә, аның күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Димәк, иҗат итү өчен мөмкинлекләрегез дә зур, - дип билгеләде Фәнил Шәмсетдин улы, урындагы район гәзите редакциясе һәм телевидение журналистлары райондагы яңалыкларны һәм вакыйгаларны гына түгел, көнүзәк проблемаларны да яктырта барыр, дигән ышанычын белдереп.
Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Илмира Галиәхмәтова, район хакимиятенең эшләргә идарә итүчесе Фәргать Котлыбаев, журналистика ветераннары Мидхәт Рәҗәпов, Рәмилә Сәйфуллина һәм Эльза Саттарова хезмәттәшләренә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Район басмасы активистлары Риф Йөзлекбаев, Таһир Вилданов һәм Рәгыйдә Дәүләтбаева иҗади планнары белән уртаклаштылар. Яшь журналистлар да үзләренең чыгышларында районның киң мәгълүмат чараларын тагын да эчтәлеклерәк, укымлырак итү өчен киләчәктә дә бергәләп эшләргә кирәклеген ассызыкладылар.