Кичәне ачып, авыл биләмәсенең хатын-кызлар советы рәисе Альмира Искәндәр кызы Гөзәерова һәм шәфкать туташы Мөхәммәтьярова Гөлназ Мәсхут кызы җыелучыларны ихлас котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.
Бу көнне чыгыш ясаучылар сабырлык, ихлас сөю үрнәге күрсәткән җир йөзендәге иң газиз кешеләр - әниләргә булган иң җылы хисләрен, олы хөрмәтен ачып бирергә тырыштылар.
Юлдашева Гөлфия Рәмил кызы җитәкчелегендәге “Акбузат” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең концерт номерлары да әниләргә һәм нәнәйләргә багышланды. Тәрбияче Гозәерова Наилә Фаил кызы чараны оештыруда күп көч салды. Мәдәният йортының художество җитәкчеләре Роза Абдиева һәм Фәнил Гаделшин үзләренең моңлы җырлары белән чарага ямь өстәделәр. Укытучы Илдар Мөхәммәтьяров һәм хаклы ялдагы Ринат Салиховның өздереп баянда уйнаулары тамашачыларның күңеленә аеруча хуш килде.
Арытабан бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Алар татлы ризыклардан авыз иттеләр, пылау ашадылар. Берсен-берсе уздырып борынгы җырларны башкардылар. Аралаштылар, сөйләштеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте, җыелучыларның күңелендә ул тик уңай тәэссоратлар гына калдыргандыр, дип уйлыйбыз. Бәйрәмне оештыруда һәм табын әзерләүдә иганә ярдәме күрсәткән Альмира Гөзәерова һәм Гөлназ Мөхәммәтьяровага авылдашлары рәхмәт әйтеп таралышты.