Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Тантана
15 декабрь 2017, 11:47

Мөһим вакыйгаларның шаһиты

Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу системасы Русиядә Петр I указларыннан башлана. Ләкин революциягә кадәр Русиянең никахлашу турындагы законнар җыелмасы һәрвакыт дини тәртипләр нигезендә төзелгән һәм кешеләр үз диннәре кагыйдәләренә буйсынган. 1917 елгы революциядән соң гаилә законнары җыелмасына ике мөһим реформа үткәрелгән. РСФСР Халык комиссарлары советы гражданнарның никах, балалар һәм гражданлык хәле китапларын булдыру турында декрет кабул иткән. Шуннан соң яңа дәүләт идарәсенең ведомство структурасы формалаша башлый – гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре барлыкка килә. Агымдагы елда ЗАГС органнарына 100 ел тула.

Кырмыскалы районындагы ЗАГС бүлегенең үсеш юлы аңа күп еллар җитәкчелек иткән Р.С.Бәшированың исеме белән бәйле. Рәйханә Сәхипзадә кызы бу урында 30 ел хезмәт итә. Ул – югары класслы белгеч. Аңа тыйнаклык, эшсөярлек, авыр хәлләрдән чыгу юлын таба белү кебек сыйфатлар хас. Әйдәүче белгеч-эксперт А.Р.Хәйдәрова биредә 10 елдан артык эшли. Р.А.Кузнецова да үзен оста белгеч буларак күрсәтергә өлгерде. Әлеге вакытта ул декрет ялында, ә аны Е.А.Габитова алмаштыра.
- Кайберләр ЗАГСта никахлар гына теркәлә, дип ялгыш фикер йөретә, - ди Рәйханә Сәхипзадә кызы. – Ләкин ул алай түгел. Көн саен без туу, үлү, әтилекне раслау, уллыкка алу, фамилияне, исемне, әтисенең исемен алмаштыру кебек мөһим вакыйгаларны терки барабыз. Моңардан тыш, безнең бүлек актлар кәгазенә төзәтүләр һәм өстәмәләр кертә, кабатлап таныклык, белешмәләр бирә, чит ил дәүләтләрнең ЗАГС органнарыннан белешмәләр соратып ала һәм чит ил­ләр­дән килгән шундый ук үтенечләрне башкара. Кыскасы, шул дәвер эчендә безнең структура теркәү органы гына түгел, ә халыкка күпкырлы хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенә әверелде. Без никахларны теркәү, гаиләне ныгыту буенча зур эш алып барабыз. Яшьләр бүлеге белән берлектә “Киленнәр парады”, районның авыл биләмәләре хакимиятләре белән озак еллар бергә яшәүче юбилярларга багышланган чаралар үткәрәбез.
Гомумән, ЗАГС идарәлеге хезмәт­кәрләре кешенең тууыннан алып, гомеренең азагына кадәр булган чараларда катнаша. Алар тормышта булган иң мөһим вакыйгаларның шаһиты.
Светлана КАРПОВА.
Читайте нас: