Үзән
-4 °С
Ясно
Тантана
26 Декабря 2017, 06:26

Халыкны берләштергән символика

Район Мәдәният сараенда РФ Президенты каршындагы Геральдик советында Башкортстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең рәсми символларын теркәүгә 10 ел тулуга багышланган күргәзмә ачу тантанасы үткәрелде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Анда район үзәгендәге мәктәп укучылары һәм педагогия коллективлары, оешма һәм предприятие җитәкче­ләре, хезмәт коллективлары катнашты. Күргәзмәне ачу тантанасының рәсми өлешен­дә муниципаль район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чың­гызов, район Советы секретаре А.Ф.Сабиров, районның ветераннар оешмасы рәисе А.Л. Мөхәммәтҗанов һәм дәүләт символлары күргәз­мәсе җитәкчесе В.А.Гайнетдинов катнашты.
Тәүге сабыйлары туган яшь гаиләләргә социаль пособие бирү турында таныклык, шулай ук Башкортстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан Мәдәният йорты сәхнәсендә яшь гражданнарга төп документ – паспорт тапшыру тантананың иң дулкынландыргыч мәле булгандыр.
Күргәзмә залында балаларга Русия һәм Башкортстан дәүләт флаглары һәм герб­ларының барлыкка килү һәм аларны раслау тарихы, аларның әһәмияте турында сөйләделәр. Республика һәм илебез халкын берләштерүдә дәүләт символларының әһә­мия­тенә, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең тарихи, мәдәни, милли йолаларын һәм үзенчәлекләрен чагылдырган рәсми символларын файдалануның мөһимлегенә игътибар бирелде.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас