- Яңа ел Сезгә бәхет-шатлык кына алып килсен, ә балаларыгыз һәм оныкларыгыз һәрвакыт уңышлары белән сөендереп торсын. Безгә һәм яшь буынга үрнәк булып яшәвегез өчен зур рәхмәт Сезгә. Җиңү паркында чик сакчыларына ачылган һәйкәл Сезнең кебек үз намусына тап төшермәгән һәм чик гаскәрләренә, хезмәттәшләренә тугрылыклы булган кешеләр хөрмәтенә куелды. Ул безгә чик гаскәрләрендә хезмәт иткән якташларыбызның батырлыклары турында искә төшереп торачак, - диде Рөстәм Фәйзрахман улы.
- 2018 елның 28 мае – чик гаскәрләре өчен истәлекле көн. Быел аның 100 еллыгы билгеләнәчәк. Бу уңайдан Сезне “Чик гаскәрләре ветераны” һәм “Чик гаскәрләренең 100 еллыгы” медальләре белән бүләкләргә рөхсәт итегез, - диде Рәфис Әсхәт улы, ветеранның күкрәгенә лаеклы наградаларны тагып. - Чик гаскәрләрендә хезмәт итү авыр да, хәвефле дә, ә сез аңа 3 ел гомерегезне багышлагансыз. Киләчәктә дә сафта калып, яшьләргә тугрылык үрнәге күрсәтеп яшәвегезне телибез, дигән ихлас теләкләрен дә җиткерделәр.
Бу бәйрәм көннәрен ветеран якыннары белән каршы алды. Барлык эшләрендә ярдәм итүче тормыш иптәше Люзия Харис кызы, ике кызы, ике оныкасы һәм картәтиләре кебек чик сакчылары булырга хыялланган дүрт оныгы – аның иң зур байлыгы.
Шунысы куанычлы, чик сакчыларының яшь буыны йолаларга тугрылык саклый һәм өлкәннәргә хөрмәт күрсәтә. Моның белән алар тарихны саклауга да зур өлеш кертә.