Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
9 гыйнвар 2018, 12:43

Яңа елга - чагу тамаша

Яңа ел – һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Ә узган елның соңгы көннәре шимбә һәм якшәмбегә туры килде, шуңа кешеләр аңа ныклап әзерләнә алды.

30 декабрь иртәсендә йөзләгән кеше Кырмыскалы авылы үзәгендә оештырылган бәйрәм ярминкәсенә чыкты. Җайлап кына Яңа ел табыны өчен азык-төлек сатып алды, якыннары өчен бүләкләр сайлады. Чыршы куеп өлгермәгәннәр дә бихисап булды – бу көнне купшыкайлар байтак сатылды.
Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре да бай программа әзерләде. Иң яхшы вокаль һәм бию ансамбльләре тамашачыларга чын бәйрәм кәефе бүләк итте. “Дәрт” вокал ансамбле, “Йолдыз” һәм “Далан” бию ансамбльләре, “Анкорд” рок төркеме, җырчылар Салават Әюпов, Лилия Әлмәтова һәм оста алып баручылар Ольга Исхакова белән Артур Насыйров, шулай ук башка артистлар Яңа ел бәйрәмен онытылмас һәм чагу итү өчен зур тырышлыгын салды. Сәхнәнең бизәлеше, чагу костюмнар тылсымлы әкиятне хәтерләтте.
Нинди Яңа ел Кыш бабай белән Карсылудан башка узсын инде! Аларны өлкәннәр дә, балалавр да зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Соңыннан бәйрәм чарасын бал-маскарад, күңелле уеннар, конкурслар дәвам итте.
Яңа ел төне дә, йола буенча, бәйрәмнең төп бизәге – чыршы куелган Ленин исемендәге мәйданда бик күңелле үтте. Агымдагы елда салют та искиткеч матур булды. Җыр-биюләр белән үрелеп барган тамаша һәркемнең күңеленә хуш килгәндер, дип ышанасы килә.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: