Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Тантана
2 февраль 2018, 11:36

Иң яхшы укытучы

Шул көннәрдә 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбендә “Ел укытучысы” һөнәри осталык конкурсы үтте. Йолага әверелгән бу бәйге сәләтле, иҗади эшләүче мөгаллимнәргә ярдәм күрсәтү, укытучы хезмәтенең абруен күтәртү, иң яхшы педагогларның эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатын күз уңында тота.

Агымдагы елда иң яхшы укытучы исе­менә ра­йонның гомум белем бирү мәктәп­лә­реннән 23 кеше дәгъва белдерде. Шу­ларның 7се финалга чыкты.
Жюри әгъзалары дә­рес­нең эчтәлеген, укы­тучының баланы уку эшчәнлегенә җәлеп итү сәләтен, сыйныф белән идарә итүен, дәреснең нәти­җәлелеген, укытучы­ның белем дәрәҗәсен һәм үзен тотышын бәһалады. Алар шулай ук педагогик про­ектларның актуальлеген дә исәпкә алды.
Шулай итеп, конкурс нәтиҗәләре буенча 2нче санлы Кырмыскалы урта мәк­тәбенең башлангыч сыйныфлар укыту­чысы Е.А.Аманова җиңүче дип танылды. Рус һәм башкорт телләре буенча “Ел укытучысы” исеменә Олыкүл урта мәк­тәбеннән Р.Х.Сибикина белән А.Т.Гайфуллина лаек булды. “Яшь укытучы”, “Күңел матурлыгы һәм сөйкемлелек” номинацияләрендә шулай ук Олыкүлдән башлангыч сыйныф укытучылары Г.Р.Янтураева белән А.А.Алек­сеева җиңүгә иреште. “Йөрәгемне балаларга бирәм” но­мина­циясендә - Прибельскийдан Г.Р.Ал­дакаева, “Чагу шәхес” номина­ция­сендә – Камышлы мәктәбеннән инглиз теле укытучысы А.С.Хөсәенова бил­геләнде.
Хәзер җиңүчеләр район данын республика конкурсында якларга әзер­ләнә. Ә барлык катнашучылар бу бәйгедән иҗа­ди дәрт, яхшы тәэссорат­лар алып, алга, яңа җиңү­ләргә таба барачак.
Әлфия Усманова.
Автор фотосы.
Читайте нас: