Шуңа да 9 май көнне олысы-кечесе, барлык кырмыскалылар әлеге чарада актив катнаштылар. Авыл урамнары буйлап шарлар, чәчәкләр, ата-бабаларының, туганнарының фотоларын тотып, Җиңү паркындагы һәйкәл янына агылды. Биредә батырлар истәлегенә веноклар салынды.
Тантаналы митингта муниципаль район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чыңгызов, районның ветераннар советы рәисе А.Л.Мөхәммәтҗанов, Архангель һәм Кырмыскалы районнарының хәрби комиссары Р.Н.Гыймалов, хезмәткә чакырылучылар исеменнән Кырмыскалы гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучысы Руслан Сафин һәм башкалар катнашты. Барлык чыгышлар да батырлыкка дан белән сугарылган иде.
- Бөек Җиңүдә кырмыскалыларның да өлеше бәһалап беткесез. Фронтка киткән 12834 кешенең һәр өченчесенә генә туган якларына әйләнеп кайту бәхете тия. Хәрби батырлыклары өчен якташларыбыз Григорий Васильев, Иван Грачев, Алексей Калганов, Алексей Никифоров, Иван Полунин, Василий Белов Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, ә Мостафа Газизов - Дан орденының тулы кавалеры. 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры М.М.Шәйморатов белән дә чиксез горурланабыз. Күпме кырмыскалалар тылда “Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!” лозунгы астында тир түгеп, Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертте, - диде Фәнзил Фәез улы.
Илебез иминлеге өчен һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, алар хөрмәтенә автомат залплары яңгырады һәм илебезнең, халкыбызның бердәмлеген чагылдырып, күккә йөзләгән шар очырылды.
Шул көннәрдә Ленинград өлкәсеннән кайткан “Йолдыз” эзләнү отряды әгъзаларын тәбрикләү – тантаналы чараның дулкынландыргыч мизгелләренең берсе булды. “Хәтер вахтасы”нда быел 15 укучы һәм 3 җитәкче катнашты. Бу юлы алар 7 солдатны тапкан һәм 8 май көнне аларның сөякләре Ленинград өлкәсенең Киров районы зиратында җирләнгән.
Бәйрәм чарасында район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чыңгызов һәм хәрби комиссар Р.Н.Гыймалов аерылып торган укучыларга “Тарихи истәлекне саклаган өчен”, ә җитәкчеләргә “Актив хәрби-патриотик эш өчен” медальләрен тапшырды.
Җиңү язы белән сезне, ветераннар!
Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан оештырылган тантана “Үлемсез полк” акциясеннән башланып китте. Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары әлеге «Үлемсез полк»ка кушылып, Бөек Ватан сугышы геройларының портретларын тотып, урамнар буйлап горур атлады. Алар ил азатлыгы өчен башын салганнарны тагын бер тапкыр искә алдылар һәм рәхмәт белдерделәр.
Кырмыскалы авылыннан Дамир Насыйров үзенең улы белән ничә ел рәттән бу акциядә катнаша. Бу юлы ул берьюлы ике портрет тотып килгән.
- Минем карткартәтиләрем 1942 елда батырларча һәлак булганнар. Ветераннарны онытмау, хатирәләрен саклау һәм аларны буыннан-буынга тапшыра килү – минем изге бурычым, - ди ул.
“Үлемсез полк” сафларында үтүчеләрнең һәрберсенең үз тарихы, алар аны йөрәкләрендә кадерләп саклый. Тыныч тормыш өчен сугышкан ата-бабаларыбызның даны мәңгелек. Күпме сулар акса да, алар турында хатирәләр халык күңеленнән җуелмас, буыннан буынга тапшырылып килер. Ә «Үлемсез полк» акциясе Геройлар турында истәлекләрне саклап калырга ярдәм итәчәк.
Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган күләмле чаралар урынында кыр кухнясы җәелдерү изге йолага әверелде. Бу көнне алар кайчандыр яу кырында ата-бабалары татыган солдат боткасыннан да авыз иттеләр. Йола буенча, карабодайдан пешерелгән солдат боткасы бик тәмле килеп чыккан. Бу көнне кыр кухнясында 350дән артык кеше ашады. Халыкка уңайлы булсын өчен палатка эченә өстәлләр һәм утыргычлар да куелды.
Митингтан соң район үзәге кунаклары һәм кырмыскалылар бай коцерт программасы карады, ә спорт сөючеләр төрле ярышларда катнашып көчләрен сынады.
Мәргәннәр һәм җитезләр җиңде
Җиңел атлетика эстафетасы, кросс, урам баскетболы, өстәл теннисы, шахмат, лапта, мини-футбол, шәһәрчек кебек спорт чаралары истә калырлык итеп оешкан шартларда үтте. Агымдагы елда тәү тапкыр скандинавия йөреше буенча ярышлар үткәрелде. Гадәти булмаган кызыклы спорт төрендә үзенең яшь төркемендә Ф.Р.Мәсәгутов, Д.М.Шиһапов, А.Р.Мәсәгутова һәм Г.А.Надыршин җиңү яулады.
Җиңел атлетика эстафетасы башланыр алдыннан тиешле нормаларны үтәгәннәр ГТО билгеләренә лаек булды. Сурдолимпия чемпионы Миңлегали Абдуллин, Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Заһит Солтакаев, Башкорт дәүләт педагогия университетының физик культура факультеты студенты Вадим Борханов һәм физик культура укытучылары Равил Тансыккужин белән Тимур Әбүбәкировка җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры, СССР чемпионаты һәм беренчелегендә берничә тапкыр җиңү яулаган һәм призер исеменә лаек булган, СССРның җыелма командасы әгъзасы Абдуллин Миңлевасик Гатаулла улы алтын билге тапшырды.
Җиңел атлетика эстафетасы 30 елдан артык үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча авыл биләмәләре арасында Карлыман авыл биләмәсе – беренче, Кырмыскалы авыл биләмәсе – икенче һәм Прибельский авыл биләмәсе өченче урын яулады.
Гомум белем бирү мәктәпләре арасында бу спорт төре буенча 12 тапкыр рәттән Кырмыскалы гимназиясе укучылары җиңүче дип танылды, икенче урынны Олыкүл урта мәктәбе укучылары алды, 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбе командасы - өченче урында.
Җиңел атлетика кроссында үзләренең яшь төркемендә Кырмыскалыдан Роберт Гайфуллин һәм Юрий Кириллов беренче урын яулады. Стритбол буенча ир-егетләр арасында Олыкүлдән “Волейболчылар” командасы беренче булса, кызлар арасында “Прибельский” командасы иң җитезе дип танылды. Мини-футбол буенча кубокны “Кармаград” командасы яулады, ә шәһәрчек спорты буенча Кырмыскалы авыл биләмәсе командасына тиңнәр булмады. Өстәл теннисында район үзәгеннән Макаровлар командасы барсыннан да җитезрәк, ә шахматта Рәис Колшәрипов һәм Альфред Ширгазин откырырак булып чыкты.
Сугыш чоры җырлары бүгенгедәй яңгырады
Көтеп алынган җиңү! Фронттан кайткан солдатларны әниләре, хатыннары, сеңелләре, балалары шатлыклы күз яшьләре белән каршы ала. Район Мәдәният сарае артистлары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тарафыннан Җиңү көненә әзерләнгән концерт программасы шундый күренеш белән башланып китте. Бу дулкынландыргыч мизгелләр беркемне дә битараф калдыра алмады. Шуңа да Ленин исемендәге үзәк мәйданда бу тамашаны күзәтергә бихисап кеше җыелды.
Бер-бер артлы һәркемгә таныш булган сугыш чоры җырлары яңгырады, тамашачылар артистларны көчле алкышлар белән генә кабул итеп калмады, үзләре дә аларга кушылып җырлады. Башкача булуы мөмкин дә түгел. “Катюша”, “Синий платочек”, “Огонек”... Бу җырлар сугышчыларны Җиңүгә рухландырган, тылда хезмәт итүчеләргә көч һәм ышаныч биргән. Бүген дә алар үз әһәмиятен югалтмый. Утлы елларны искә төшереп, җиңүнең, тыныч күк йөзенең кадерен белергә өйрәтә.
“Батырлар җыры”н башкарган егетләр вокаль ансамбленең чыгышы да үзенчәлекле булды. Үзләрен сәхнәдә тотышы, җырны патриотик рухта башкарулары, артистлык сәләтләре белән тамашачыларның күңелләрен яуладылар. Ветераннар хоры турында да әйтеп үтми мөмкин түгел. Аларның репертуарында сугыш чоры җырлары аерым урын биләп тора. Бу чарада моңа тагын бер кат инанырга мөмкин булды.
Һәрвакыттагыча бәйрәм концерты бик күркәм килеп чыкты. Вокал һәм бию ансамбльләренең номерлары кырмыскалыларның да, читтән килгән кунакларның да күңеленә хуш килде. Йола буенча, чара бәйрәмнең гимнына әверелгән “Җиңү җыры” белән тәмамланды.
Ринат Шәйбәков, Эльвира Ямалетдинова, Светлана Карпова, Милена Шәймәрдәнова.