Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
25 Май 2018, 11:28

Соңгы кыңгырау, еракта калып, Еллар узгач та колакта чыңлар...

Кичә барлык мәктәпләрдә дә “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә багышланган тантаналы чаралар үтте - 212 унберенче сыйныф укучысы урта мәктәп белән хушлашты. Бу көнне алар яраткан укучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде һәм үзаллы тормышка киңәш-фатыйхаларын алды.

Тантаналы линейкадан һәм соңгы дәрестән соң барлык укучылар район үзәгенең Ленин исемендәге мәйданына муниципаль район хакимиятенең яшьләр белән эшләү бүлеге тарафыннан әзерләнгән зур бәйрәм чарасына җыелды. Фән нигезләрен тырышып үзләштергән һәм мәктәпнең генә түгел, район тормышында актив катнашкан укучыларга Рәхмәт хатлары тапшыру тантаналы чараның иң дулкынландыргыч мәле булгандыр.
Тәбрикләү сүзләре, хушлашу вальсы, концерт программасы, конкурслар һәм күңелле дискотека... Боларның барысы да чыгарылыш сыйныф укучыларының күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар булып гомер буе сакланачак.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотолары.
Читайте нас: