Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
29 Май 2018, 11:54

Көтеп алган бәйрәм

Агымдагы елда авыл эшчәннәренең төп тантанасы Волонтерлар елы һәм Экология елы чикләрендә үткәрелде.

Чарага мәртәбәле кунаклар – Башкортстан Башлыгы вәкиле, республиканың икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Л.М.Мәҗитова, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты З.С.Исмәгыйлева, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле, икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге начальнигы А.Х.Сәетов, БР Башлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча идарәлек начальнигы Р.С.Хәйдәров, Архангель районы муниципаль районы хакимияте башлыгы А.А.Комзалов, Үзәк профсоюз округындагы профсоюзлар Федерациясе вәкиле Н.А.Әрдә­широва һәм башкалар чакырылды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чыңгызов һәм мәртәбәле кунаклар сәламләгәннән соң тамашачыларга ат ярышы, “Кыз куу”, таш ыргыту, уктан ату, “Ылак” кебек мавыктыргыч конкурслар һәм уеннар тәкъдим ителде. Бу көнне шулай ук авыл хуҗалыгы алдынгыларына бүләкләр тапшырылды. Елдагыча күләмле спорт чаралары үткәрелде һәм интерактив мәйданчыклар эшләде. Йола буенча, бәйрәмне сәхнә осталарының чагу чыгышлары бизәде.
(Чара турында җентекле репортаж гәзитнең киләсе санында).
Читайте нас: