Бәйрәм чарасын муниципаль район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чыңгызов сәламләү сүзе белән башлап җибәрде.
- Хезмәт кешесен данлау, игенчегә дан җырлау бәйрәме булган Сабантуйга уңышлы эшләр белән килү - халкыбызның күркәм гадәте. Язның соңлап килүенә һәм катлаулы һава шартларына карамастан, районыбызның авыл эшчәннәре быел да чәчүне сыйфатлы һәм төгәл башкарып киләләр. Маллардан тотрыклы савым һәм артым алган терлекчеләр дә үзләренең күрсәткечләре белән куандыра, - диде Фәнзил Фәез улы, икътисад һәм социаль өлкә эшчәннәренең район үсешенә керткән өлешен билгеләп һәм бәйрәмдә катнашучыларга, кунакларга рух ныклыгы һәм күтәренке кәеф теләп.
Тантанада мәртәбәле кунаклар – Башкортстан Башлыгы вәкиле, республиканың икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Л.М.Мәҗитова, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты З.С.Исмәгыйлева, В.В.Путинның ышанычлы шәхесе Р.Ю.Бабич, Башкортстан Башлыгы хакимиятенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте идарәлеге начальнигы Р.С.Хәйдәров, Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре - икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге начальнигы А.Х.Сәетов, Үзәк профсоюз округындагы профсоюзлар Федерациясе вәкиле Н.А.Әрдәширова, безнең якташыбыз – «Финанс Маркет Групп» компаниясенең генераль директоры, районның Почетлы гражданины А.М.Сөләйманов катнаштылар һәм кырмыскалыларга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Кунаклар да буш кул белән килмәгән – хезмәт алдынгылары, икътисадның төрле өлкәләре һәм профсоюз хәрәкәте активистларына тантаналы шартларда Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Сабантуйның төп сәбәпчеләре - әлбәттә, икмәк үстерүче һәм терлекчелек продукциясе җитештерүче авыл эшчәннәре. Шуның өчен дә төп бәйрәм сәхнәсенә тәүгеләрдән булып язгы чәчүне уңышлы тәмамлап, район ярышында җиңүчеләр күтәрелде. Узган еллардагы кебек, “Артемида” токымчылык хуҗалыгы игенчеләре беренче урын яуласа, икенче һәм өчен урыннар “Крона” һәм “Кырмыскалы-Агро” җәмгыятьләре коллективларына бирелде. “Таң” крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләренең дә тырышлыгы билгеләп үтелде.
“Крона” җәмгыятенең башкарма директоры Артур Нургалиев өчен дә бу көн хәтерендә ныклы уелып калыр – аңа Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. “Артемида” токымчылык хуҗалыгы механизаторы Борис Валишев, “Аккош” җәмгыяте директоры Илгиз Ишмөхәммәтов, Карлыман ветеринария участогы мөдире Марат Хәйретдинов аграр ведомствоның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Берничә механизатор, водитель һәм белгечкә республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Язгы басу эшләрендә алдынгы дип танылган механизаторлар - “Крона” җәмгыятеннән Фәрит Кәримов, “Артемида”дан Рәис Абдюков һәм “Кырмыскалы Агро”дан Валентин Дмитриевка Сабантуй флагын күтәрү бәхете тиде. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган Руслан Сабиров (“Артемида”), Радик Нурышев (“Бүләк”) һәм Азамат Халитов (“Р.Р.Халитов крестьян-фермер хуҗалыгы) кебек яшь игенчеләрнең дә тырышлыгы лаеклы бәһаланды. Тагы дистәләгән авыл эшчәннәре бу тантанада муниципаль район Советының Мактау грамоталары һәм муниципалитет башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Райондашларга - мактаулы исемнәр
Кырмыскалылар район үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләрнең исемнәрен онытмый. Бу юлы “Кырмыскалы районының Почетлы гражданины” исеменә өч хөрмәтле кеше лаек булды. Көчле алкышлар астында сәхнәгә Илтуган авылыннан Харидә Бакиева күтәрелде. Ул барлык гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, “Бүләк” колхозында алдынгы сыер савучы, бозау караучы булып эшләгән һәм югары уңышларга ирешкән. Берничә тапкыр БАССР Югары Советына депутат итеп сайлана. Харидә Миннислам кызы – Ленин ордены һәм бик күп дәүләт наградалары кавалеры.
Кырмыскалыларга Андрей Петрович Буйловның исеме яхшы таныш. 1966 елда хезмәт биографиясен Илтирәк урта мәктәбендә математика укытучысы булып башлап, ул байтак еллар югары вазыйфаларны били – Сихон авыл Советы рәисе итеп сайлана, 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбе директоры, район хакимиятенең эшләргә идарә итүчесе, район Советы рәисе урынбасары, муниципаль район Советы секретаре була. Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен “СССРның мәгариф отличнигы” билгесе, БРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә, “Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре” исеменә ия.
Ярты гасырдан артык гомерен журналистикага багышлаган, тумышы белән Бозаяз авылыннан Мидхәт Рәҗәповны да районда яхшы беләләр. Ул 1963 елда район гәзитенә килеп, озак еллар мөхәррир булып эшли. Туган як турында җыентыклар, билгеле шәхесләр турында бик күп повестьлар, гади авыл эшчәннәре турында мәкаләләр, очерклар, репортажлар авторы ул. Көч-дәрте ташып торган журналист бүген дә иҗат эшен ташламый.
Мидхәт Гандәлиф улы авыл һәм район Советларына депутат итеп сайлана, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитетына җитәкчелек итә, М.Өметбаев исемендәге премия лауреаты, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы.
“Иң күркәм йорт” район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү бәйрәмнең тагы бер дулкынландыргыч мәле булгандыр. Бу юлы Кабак авылыннан Рәүф һәм Лариса Мортазиннар җиңүче дип танылды. Олыкүл авылыннан Флюра Юлдашева - икенче һәм Бекет авылыннан Виталий һәм Раиса Якимовлар өченче урын яулады.
Быелгы Сабантуй борынгыдан килгән уеннары һәм конкурслары белән истәлекле булды. Аларның кайберләре, мәсәлән, көянтәләп йөгерү, капчык киеп узышу, билбаулы көрәш, баганага үрмәләү җыелучыларда байтак тәэссоратлар калдырды.
Узган еллардагы кебек, чара атлар катнашлыгындагы тамашаларга бай булды. Шулай, тамашачылар джигитовка, тарантаслар парады, “Кыз куу” һәм “Ылак” кебек милли уеннарны зур кызыксыну белән күзәттеләр. Һәр бәйгедә, әлбәттә, иң көчлеләр һәм җитезләр җиңү яулады. Шулай, “Атларыгызны җигегез, егетләр!” конкурсында Константиновка авылыннан Вадим Габитов иң җитезе булды. Ел саен катнашып, призер исеменә лаек булган егет быел “Алатау”дан Алексей Солосин һәм Илгиз Гафаровны узып китте. Юртаклар бәйгесендә “Шәйморатов” җәмгыятеннән Александр Янтураев экипажы иң җитезе булды. Икенче һәм өченче күрсәткеч Константиновка авылыннан Айнур Гайфуллин һәм Николай Ипалитовта. Чабыш атлары арасында Юнир Юлбердин (“Шәйморатов” җәмгыяте), “Уразбахтин” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Мәхмүт Аетбаев һәм Айрат Еникеевны артта калдырып, җиңү яулады.
Ат чабышларыннан соң мәйданда күләмле спорт чаралары, уеннар һәм аттракционнар җәелдерелде. Дөрес, түземсезләр иртән-иртүк мәйданда төрле спорт уеннарын башлап җибәрде һәм олысына да, кечесенә дә үзләренең көчен һәм җитезлеген күрсәтте.
Шулай, мәйданга кергән урында иң-иңнәр авыр таш ыргыту буенча көчләрен сынады. Мондый сынауны үтү һәркемгә дә бирелми, чөнки аны тәүдә иңгә күтәрергә, соңыннан мөмкин булганча ераккарак ыргытырга кирәк. Якында гына уктан ату мәйданчыгында теләге булганнар үзләренең төз ата алуларын тикшереп карады. Барсы да аны төгәл тидерә алмады, ләкин якташыбыз – бу спорт төре буенча абруйлы бәйгеләрдә берничә тапкыр призер исеменә лаек булган Юныс Хәбибуллин моны бик оста башкара.
Мәйданның бер башындагы комлы мәйданчыкларда волейбол һәм футбол уеннары кызу барса, икенче ягында армрестлинг буенча кулларының көчләрен сынап карарга җыелдылар, ә җилдән качып үләнгә утырып алган “интеллектуаллар” шахмат һәм шашка буенча башларын ватты. Шуннан ерак түгел мәйданда бала-чагалар авыш багана буйлап атладылар. Баганага менү җиңел тоелса да, ул бик күп көч һәм түземлек таләп итә. Биек баганага менүчеләр янында да халык байтак җыелган иде. Өскә үк менү өчен дә берникадәр тәҗрибә кирәк. Ләкин, анда катнашучылар әйтүенчә, бу бәйгедә бүләк алу гына түгел, спорт дәрте дә мөһим.
Иң тамашалы спорт төре - көрәш барган мәйданда аеруча кеше күп иде. Спорт ветераннары да бирешми. Йөгерү буенча яхшы нәтиҗә күрсәткән Миңлегали Абдуллин турникта күтәрелү буенча да уңышка иреште.
Спорт уеннары кичкә кадәр туктамады, актив спорт сөючеләргә хәтта көчле җил дә комачаулый алмады.
Быелгы сабантуйда да ялан буйлап тезелгән чагу тирмәләр яланга бәйрәм яме өстәп, әллә кайдан ук үзенә чакырып утырды. Бер рәткә тезелгән тирмәләр буйлап йөрегәндә үткәннәргә, тарихка тагы да бер байкау ясамыйча калмыйсың. Шуңа күрә олы бәйрәмгә җыелган кунакларны да нәкъ шунда, тирмәләрдә каршылап, ата-бабаларыбызның борынгы тормышы, гореф-гадәте белән таныштырып, милли аш-суы белән сыйлыйлар һәм йолаларны күрсәтәләр. Борынгылыгы белән үзенә җәлеп иткән тирмәләр бәйрәмгә җыелучы район халкын гына түгел, ә чит тарафлардан килгән кунакларда да зур кызыксыну уятты.
Авыл биләмәләре вәкилләре Волонтерлар елы һәм Гаилә елына зур игътибар бүлгән – махсус стендлар урнаштырган. Бу уңайдан Прибельский авыл Советы барсын да уздырып җибәргән дисәң, бер дә ялгыш булмас. Күп кенә район конкурсларында катнашып, җиңү яулаган Кәримовларның гаиләсе үзләре турында гына түгел, авыл тормышы белән дә таныштырып үтте.
Ата-бабаларыбызның мирасын сакламый торып, киләчәкне төзү мөмкин түгеллеген аңлап, күпләр тирмәләрен борынгы йорт кирәк-яраклары, эш кораллары, суккан һәм бәйләгән киемнәр белән бизәргә тырышкан. Үзләренең нәсел агачы турында да онытмаган алар – биредә теге яки бу ыруның лаеклы вәкилләре турында белергә мөмкин. Бу уңайдан Иске Бәбеч, Бозаяз һәм Атҗитәр авыл Советларының “ихаталарын” иң уңышлысы, дип әйтергә мөмкин. Кырмыскалы авыл Советы биләмәсе ике өлешкә бүленгән. Аның бер ягында заманча тормыш чагылдырылса, икенчесендә халкыбызның тарихы һәм көнкүреше сурәтләнгән. Җил тегермәне, сабан, арба, умарталар – боларның барсы да борынгыларның көнкүрешен күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.
“Үзәк” МТСы хезмәткәрләре фонтанлы буа төзеп куйган. “Крона” җәмгыяте ихатасы авыл мохитен хәтерләтә. Бер почмакта бозаулар, ә якында йорт куяннары үлән ашый. Шунда ук Шәйморатов авыл Советы һәм мәдәният йорты вәкилләре дару үләннәреннән күргәзмә оештырган. Тирмә янында “М.М.Шәйморатов”ны күреп, барсы да аның белән фотога төшәргә ашыкты. “Артемида” компанияләр төркеме, “Кырмыскалы-Агро” җәмгыяте, Авыргазы күппрофильле колледж филиалының тирмәләре дә үзенчәлекле бизәлеше белән аерылып торды. Иске Муса авыл Советы биләмәсе башкортларның мәдәниятен һәм көнкүрешен күз алдына китерергә мөмкинлек бирде. Милли киемдәге кабаклылар “Хәтирә” фольклор ансамбле җитәкчесе Таңсылу Байегетова белән бергәләшеп жюри әгъзаларын җыр-биюләр, шаян сүзләр белән каршы алды. Алар ихатасындагы зур булмаган буада уенчык үрдәкләр, төрле төстәге төнбоеклар йөзеп йөри иде. Зур аю карачкысы, умарта, кое, кул тегермәне игътибарны әллә кайдан үзенә җәлеп итеп тора.
Шулай да конкурс конкурс булып кала. Нәтиҗәдә, жюри әгъзалары Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсенең тирмәсен иң яхшысы дип таныды. “Алатау” җәмгыяте һәм Бозаяз авыл Советы авыл биләмәсе – икенче урында. Өченче урынны “Артемида” компанияләр төркеме һәм “Крона” җәмгыяте бүлеште.
Чынлап та, бу конкурс - Сабантуйның иң иҗади бәйгеләренең берсе. Быел да хуҗалар тирмәләрен берсеннән-берсе уздырып бизәргә тырышкан.
Нинди бәйрәм җыр-моңсыз үтсен инде? Мәдәни йолаларны чагылдырган, сәхнә артистларының осталыгын күрсәткән Сабантуй – халыкны бергә җыя, күрештерә торган бәйрәм.
Бу көнне төп сәнәдә барган концерт номерлары барсының да кәефләрен күтәреп җибәрде. “Дәрт” вокал (Кырмыскалы), “Шәп кызлар” (Прибельский) ансамбльләре, Сахай, Атҗитәр һәм Яңа Кыешкы авыл мәдәният йортлары коллективлары, “Пилеш” (Ефремкино мәдәният йорты), “Родник” (Николаевка) фольклор ансамбльләре, “Прибельские зори” халык рус җырлары хоры, “Йолдыз” һәм “Далан” үрнәкле бию коллективлары, шулай ук җырчылар Артур Насыйров, Булат Чыңгызов, Алмаз Мөхәммәтҗанов, Айгөл Буранбаева, Венера Нигъмәтуллина, Лилия Әлмәтова, Эльмира Муллаголова, Салават һәм Розалина Әюповлар, шулай ук башка артистлар бәйрәмгә онытылмаслык ямь өстәделәр.
Тамашачылар сәхнә янына ук килеп, аларны рәхәтләнеп тыңладылар, карадылар һәм алкышларга күмделәр. Артистларның чагу киемнәре күзләрне шатландырса, яңгыравыклы тавышлары күңелләрне җылытты. Бу күңелле бәйрәм һәркемнең хәтерендә озак сакланачак әле.
Ринат Шәйбәков, Тәлгать Мөхәммәтҗанов, Эльвира Ямалетдинова, Марсель Ишморатов, Милена Шәймәрдәнова.