Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
27 июль 2018, 11:57

“Без – тулы хокуклы гражданнар”

Шул көннәрдә яшь кырмыскалыларга паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде.

Патриотлык, туган илгә сөю, горурлык белән сугарыл­ган әлеге чарада Кырмыскалы, Прибельский, Сарт-Чиш­мә һәм Алексеевка авылларыннан 14 яшькә җиткән 11 егет һәм кыз тантаналы рәвештә кулларына шәхес­ләрен раслаучы беренче документларын алды һәм илнең тулы хокуклы гражданнары булдылар. Чарага аларның әти-әниләре һәм туганнары да килгән иде. Миграция мәсьә­ләләре буенча бүлекчәнең өлкән инспекторы полиция капитаны Н.Н.Грачёва, эчке эшләр хезмәтенең шәхси составы белән эшләү буенча төркем җитәкчесе өлкән лейтенант Е.В.Әсәнова җыелу­чы­ларга изге теләкләрен җит­керде.
- Паспорт алу - өлкән тормышка тәүге җитди адым. Бу документны саклагыз, Русия Федерациясенең лаеклы гражданины исемен лаеклы йөре­тегез, яхшы укыгыз. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, теләк­ләре булганнарга юридик институтка юллама бирәбез, чөнки бу стипендия алып, бушлай уку һәм институтны тә­мамлаганнан соң, эчке эшләр органнарында эшләү дигән сүз, - диде Елена Вячеславовна.
- Чынлап та, бүген мөһим документ алучыларның барсы өчен дә тантаналы һәм гадәти булмаган көн. Яңа документ белән бергә хәзер сезнең хокукларыгыз белән бергә бурыч­ларыгыз да арта, шуның өчен киләчәктә тагын да яхшырак укырга, хыялларыгызның чынга ашыру өчен зур тырышлык салырга кирәк булачак. Лаеклы кешеләр булып үсүегезне, алдыгызга куелган максатларыгызга ирешүегезне, дөрес юл сайлавыгызны телим, чөнки илнең киләчәге – сезнең кулларда, - диде Наталья Николаевна.
Балаларның әти-әниләре дә әлеге куанычлы мизгелләрдә ул һәм кызлары өчен горурлык хисләре кичерүләрен белдереп, шатлыкларын уртаклаштылар. Тантана азагында яшь гражданнарга зур булмаган сувенирлар тапшырылды.
Марсель РӘШИТОВ.
Читайте нас: