Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
27 август 2018, 12:49

Русия халкын берләштергән бәйрәм

1991 елның 22 августында Мәскәүдә Ак Йорт түбәсендә ак, зәңгәр, кызыл төсләрдәге тукыма, дәүләт символы буларак, урак һәм чүкечле кызыл флагны алыштырды.

Флаг, Герб һәм Гимн дәүләтнең аерылгысыз атрибутлары булып тора, алар рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне, Туган ил өчен горурлык хисен чагылдыра, халыкның милли-мәдәни үзенчәлегенең нигезен тәшкил итә. Нәкъ менә үз илеңнең дәүләт символларына ихтирам белән һәркайсыбызның гражданлык һәм патриотик үзаңы формалаша башлый, Ватанны ярату хисе тәрбияләнә.
Андагы һәр төснең үз мәгънәсе бар. Ак төс – ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл – бөеклек һәм көч-куәт. Әлеге сыйфатлар безнең җәмгыятьне бер­ләштерә, илнең бердәмлеген һәм бөтенлеген ныгыта.
Бу бәйрәм Русиянең демократик федератив дәүләт буларак яңарышын гәүдәләндерә. Флагка булган хөрмәт – үз тарихыңа, мәдәнияткә һәм традиция­ләргә хөрмәт, халыклар тынычлыгын һәм милләтара татулыкны саклап калу күрсәткече.
Бу көнне вакыйга уңаеннан район­ның барлык мәдәни-ял учрежде­ниеләрендә “Ватаныбыз флагы” девизы астында төрле чаралар үткәрелде. Район Мәдәният сарае алдындагы мәйданда чараны алып баручылар җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм флаг тарихы турында сөйләде. Соңыннан районның үзешчән сәнгать осталары тарафыннан концерт куелды. Розалина Әюпова, Камилә Иштуганова, “Микс” вокаль ансамбле (җитәкчесе Г.Хафизова), “Далан” үрнәкле хореография ансамбле (Альбина һәм Артур Юлыевлар), “Тылсым” вокаль ансамбле (А.Кәепколова) һәм “ANT-Rok” рок-төркем (Р.Шәй­бәков) үзләренең музыкаль сәләтләрен күрсәттеләр.
Арытабан балаларга Русия Федерациясе флагын асфальтта төшерергә ак, кызыл һәм зәңгәр төстәге акбур таратып бирелде. Шунысы куанычлы, балалар флагның нинди төстә булуын һәм алар нәрсә аңлатуын да яхшы белә.
Бәйрәм концертыннан соң район Мәдәният сараеның зур залында режиссер Антон Мегердичевның “Движение вверх” фильмы күрсәтелде.
Дәүләт флагы көне уңаеннан бәйрәм чаралары район үзәгендә генә түгел, башка авыллардагы мәдәни-ял учреж­дениеләрендә дә үткәрел­де.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотолары.
Читайте нас: