Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
4 сентябрь 2018, 13:44

Спорт ветераннары фестивале

Прибельский авылында үткәрелгән спорт ветераннары фестиваленә районның барлык спорт сөючеләре җыелды.

Олы яшьтә булуларына карамастан, алар йөгерү, сикерү һәм башка күнекмәләрне бер авырлыксыз башкара. Чөнки алар тормышын спортсыз күз алдына да китерә алмый.
Тантананы ачып, район Советы секретаре Альфир Сабиров ярышта катнашучыларны сәламләде һәм уңышлар теләде.
Спорт ветераннары һәм төрле спорт бәйгеләрендә җиңү яулаучылар, призерлар катнашлыгындагы тантанадан соң, Прибельский авылы үсешенә өлеш кертүчеләргә дипломнар тапшырылды. Соңыннан биатлон, шахмат, өстәл теннисы, бильярд буенча спорт ярышлары башланды.
- Әлбәттә, биредә миңа бик ошый. Күптән күреш­мәгән дусларыбыз белән очрашабыз, сөйләшәбез. Шул көннәрдә Уфа шәһәрендә үткәреләчәк Халыкара марафонга бүгенге кайбер катнашучылар белән бергә барырга сөйләштек, - ди Юрий Кириллов.
Бу бәйрәм тагы бер вакыйга белән истә калачак - бу көнне яңартылган стадион ачылды. Совет заманында төзелгән стадионны реконструкцияләү “Уңайлы шәһәр мохите” программасы ярдәмендә мөмкин булды. 2017 елда старт алган бу Программа безнең район халкына яңадан-яңа социаль әһәмиятле объектлар бүләк итә.
- Ничә яшьтә булуына карамастан, теләге булган һәр кеше шөгыльләнсен, сәла­мәтлекләрен ныгытсын, балалар өлкәннәрдән үрнәк алсын өчен без чаңгы-роллер трассасы, тренажерлы спорт мәйданчыгы урнаштырдык. Биләмә яктыртылуы да зур әһәмияткә ия, чөнки тәү­лекнең төнге вакытында да килеп шөгыльләнергә мөм­кин, - ди авыл биләмәсе башлыгы Рәмил Әхмәтов.
Линар Килдеяров.
Читайте нас: