Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
5 октябрь 2018, 11:21

Аксаков бәйрәме – Кырмыскалы җирендә

Безнең район янә XXVIII Халыкара Аксаков бәйрәме кунаклары һәм катнашучылары өчен кунакчыл ишекләрен ачты. Иң чагу һәм күпмилләтле бәйрәмнәрнең берсе ел саен бирегә килүчеләрнең күңелендә якты хатирәләр калдыра. Агымдагы елда да язучы Сергей Тимофеевичның туган көне алдыннан Иске Кыешкы авылында зур бәйрәм үткәрелде.

Бәйрәм тантанасына Башкортстан Республикасының Мә­дәният министры урынбасары Р.Р.Алтынбаев, Башкортстан Республикасының Аксаков фонды рәисе урынбасары В.В.Оброщенко, БР Мәдәният ми­нистрлыгының этномәдәниятне үстерү һәм төбәкара хезмәт­тәшлек бүлегенең баш белгеч-эксперты Г.А.Сәләхова, Самара өлкәсенең Аксаков комитеты рәисе П.А.Коровин, Самара дәүләт мәдәният институтының филология һәм философия кафедрасы мөдире, Самара өлкә­сенең Аксаков комитеты рәисе урынбасары Т.В.Бакнина, “Истоки” гәзите хәбәрчесе, журналист, язучы, шагыйрь С.М.Гафурова, БР Язучылар берлеге рәисе З.А.Әлибаев, җырчы, композитор, БРның атказанган сәнгать эшлеклесе И.Н.Нуриев, “Аксаков веногы: Русия язучылары - С.Т.Аксаков исемендәге Бөтенрусия әдәби премия лауреатлары” китабы авторы Э.Ш.Фәй­­зуллина, С.Т.Аксаков Мемориаль йорт музееның фән­ни хезмәткәре Г.Н.Кузинадан торган зур делегация килгән иде.
Җыелучыларны хәзер инде элекке муниципаль район хакимияте башлыгы Ф.Ф.Чың­гызов сәламләде. Яшь артистлар кунакларны бию, ә башкорт кызлары икмәк һәм кымыз белән каршы алды. Соңыннан шул исемдәге мәктәп алдында Сергей Аксаковның бюстына чәчкәләр салдылар һәм истә­леккә фотога төштеләр.
Арытабан кунаклар һәм чарада катнашучылар мәктәпнең әдәби залында IXX гасыр язучысының тормышына һәм иҗатына багышланган экспози­цияләре белән таныштылар. Шулай ук делегация Пионерлар һәм укучылар йортында халык бизәү сәнгате күргәзмәсендә, Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының эшләрен һәм С.Т.Аксаков исе­мендәге фото мәйданчыкны карап йөределәр.
Театрлаштырылган тамаша бәйрәмнең иң чагу бите буларак истә калыр. Чакырылган кунаклар һәм район халкы борынгы һәм заманча тормышны, туган якның тарихына, илебез мәдә­ниятендә зур роль уйнаган Акса­ковларның гаиләсе белән таныша алды.
Арытабан бәйрәм Аксаков­ның балачагы үткән күл ярында дәвам итте. Җыелучыларга сә­ламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, Фәнзил Фәез улы агымдагы елда бу бәйрәмдә бөтен район катнашты, дип ассызыклады. Мондый зур бәйрәм оештырганнары һәм ачык йөз белән кабул итүләре өчен кунаклар рәх­мәт сүзләрен җиткерде.
Самара өлкәсенең Аксаков комитеты рәисе П.А.Коровин­ның чыгышы иң чагу мәлләрнең берсе булгандыр. Ул Сергея Аксаков язган шигырь сүзләренә яңгыратып җыр башкарды.
Арытабан кунакларны милли ризыклар белән сыйландылар. Районның фольклор коллективлары башкаруында җырлар яңгырады, халык биюләре башкарылды, кунаклар белән аралаштылар. Районның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары бай концерт программасы күрсәтте.
Яңа уку елы башында Аксаков бәйрәме үткәрү изге йолага әверелде, чөнки бу бәйрәм төрле милләт халкын берләштерә, дуслаштыра.
Милена Шәймәрдәнова.
Авторы фотолары.
Читайте нас: