Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
12 октябрь 2018, 11:52

Туган көнең белән, республика!

Район Мәдәният сараенда Республика көненә багышланган тантаналы җыелыш үткәрелде. Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты А.Р.Гәрәева чараның хөрмәтле кунагы булды. Бу көнне шулай ук залда районның почетлы гражданнары, авыл биләмәләре башлыклары, предприятие, оешма һәм җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды.

Районның да өлеше зур

Бәйрәм чарасын муниципаль район хакимияте башлыгы бурычларын башкаручы И. Р. Латыйпов ачып җи­бәрде һәм республика илебез­нең алдынгы төбәкләрнең берсе, дип белдерде. Биредә безнең районның да өлеше зур.

- Агымдагы елның тугыз аенда 1 миллиард 114 миллион сумнан артык күләмдә икътисадый эшчәнлек төрләре буенча эшләр башкарылды. Ел башыннан районның агросәнәгать комплексының тулаем продукция күләме 3,5 миллиард сумнан артык тәшкил итә, - дип ассызыклады Илдар Рәүф улы.

Бүген республика бюджетыннан районга зур ярдәм күрсәтелә. Тантана кунагы, муниципаль берәмлекләр бе­лән эшләү буенча БР ида­рәлеге башлыгы Григорий Букреев билгеләвенчә, үткән елда һәм агымдагы елның тугыз аенда 700 миллион сумга якын капиталь салымнар финансланды. Агымдагы елда бу акчаларга муниципалитет биләмәсендә 20 мең квадрат метрдан артык торак төзелде, 18 километр озынлыгында юллар ремонтланды, Кырмыскалы авылында үзәк казанлык һәм җылылык трассасына реконструкция үткәрелде. Кабак авыл авыл мәдәният йорты төзелә, Прибельский авылында гомум белем бирү мәктәбе төзелеше башланды.

Лаеклыларга – бүләкләр

Районның алдынгы хез­мәткәрләрен бүләкләү бәй­рәмнең иң дулкынландыргыч мәле булгандыр. Мәдәният үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык уңышлы эше өчен Кырмыскалы үзәкләш­терелгән клуб системасы директоры Җәлил Исхаков РФ Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләк­ләнде. 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Әхтәмова, Олыкүл урта мәктәбенең тәрбияви эш буенча директор урынбасары Эльвира Басыйрова, Олыкүл урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөл­нара Кадаевага “БР Мәгариф отличнигы” дигән исем бирелде. Лариса Әхтәмова, Рәйханә Заитова һәм Зөлфия Котлыбаева БР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Прибельский урта мәктәбенең математика укытучысы Анна Биктимерова һәм С.М.Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәбенең технология укытучысы Альбина Осиповага 200 мең сумлык сертификат тапшырылды.

Шулай ук күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен күп кенә хезмәткәрләр муниципаль районның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.

Мәхәббәт һәм тугрылык өчен

Чараның бер өлеше Гаилә елына багышланды. Аны районда үткәрелгән “Тату гаилә - ил күрке” милли мәдәният фестивалендә җиңеп чыккан Шәймәрдановларның гаиләсе ачып җибәрде. Башкортстан Республикасы Башлыгы исе­меннән 50 ел бергә яшәүче парлар да котлаулар кабул итте - Прибельский авылыннан Таисия һәм Михаил Гущиннар, Шәйморатов авылыннан Камәрия һәм Фәрит Кәри­мов­­лар, Сахай авылыннан Леруна һәм Наил Котлыяровлар, Камышлы авылыннан Сәрвәр һәм Дамин Ситдыйковлар, Күл­ләр авылыннан Миңлегөл һәм Раил Хәсә­новларга истә­лекле бү­ләк­ләр тапшырылды. Район үзәгендә 55 ел бергә та­­ту гомер кичергән Әхмәт­са­­фа һәм Финә Әхмәтовлар “Мә­­хәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләк­лән­де.

Үзләренең өч баласы янына тәрбиягә алты бала алган Кырмыскалы авылында яшәү­че Рәшидә һәм Сәгыйть Салиховларга муниципаль район хакимиятеннән Рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук Прибельский авылыннан Янтураевлар һәм республиканың яшь гаиләләр форумында катнашучы Артур һәм Гөлнара Сафиннарның гаиләләре дә билгеләп үтелде.

Чара азагында зур бәйрәм концерты күрсәтелде.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Читайте нас: