Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Тантана
23 октябрь 2018, 12:15

Социаль партнерлыкны үстерү максатында

Шул көннәрдә муниципаль район хакимиятенең өчьяклы комиссиясенең Башкортстан Республикасында социаль партнерлыкка 25 ел тулуга багышланган тантаналы утырышы үткәрелде.

Комиссия эшендә муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Н. Макеева, Башкортстан Республика­сының профсоюзлар Федерациясе рәисе М.Г. Хөсәенов, республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Ю.М.Мель­ников, БР профсоюзлар Федерациясе вәкиле Н.А. Әрдәширова катнашты. Утырыш барышында өчьяклы комиссиянең эш нәтиҗәләре, эш бирүчеләр берләшмәсенең эше, муниципаль районның профсоюзлар берләшмәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланды.
Оешма җитәкчеләре, профсоюз хезмәткәрләре, авыл биләмәләре бел­гечләрен бүләкләү утырышның иң дулкынландыргыч мәле булгандыр.
Утырышка нәтиҗә ясап, муниципаль районда социаль партнерлыкны үстерү, хезмәт хакы түләү буенча бурычларны булдырмау максатында чаралар күрергә һәм социаль киеренкелекне киметү буенча эшне активлаштырырга тәкъдим ителде.
Ринат Шәйбәков.
Читайте нас: