Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
11 декабрь 2018, 11:28

Юбилеең белән, авылым!

Ял көннәре алдыннан авыл халкы район Мәдәният сараеның зур залына бай тарихлы Кырмыскалы авылының 260 еллыгын бәйрәм итәргә җыелды.

Тарих та, мәдәният тә...

Район Мәдәният сараенда иртән-иртүк бәйрәм рухы хакимлек итте. Икенче катның фойесында урындагы оешма-предприятиеләр Кырмыскалы тарихына багышланган күргәзмә әзерләде.

Тәүгеләрдән булып кунакларны район хакимиятенең архив бүлеге, район гәзитләре редакциясе, телевидение һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан оештырылган күргәзмәләр каршы алды. Нәкъ бу оешмалар бай мәгъ­лүмат туплый: авылның үткәне, хәзергесе һәм киләчәге турында сөйли. Бәйрәмдә Саттаровлар, Даяновлар һәм Кадаковлар үзләренең шәҗәрәләрен тәкъдим итте.

Кырмыскалы авыл Советы стендында авылның тарихы сурәтләнгән. Мәгариф бүлеге, район үзәгенең юбилеена быгышлап, балаларның кул эшләреннән күргәз­мә оештырган. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе яшьләрнең спорттагы казанышларын дәлилләгән кубокларын алып килгән. Район үзәк дәваханәсе экспозицияләре янында ике шәфкать туташы тора. Хәрби комиссариат стендында Бөек Ватан сугышы ветераннарының киемнәре һәм ул еллардагы боерыкларны күрергә мөмкин иде. Ә районның җыелма эзләнү отряды әгъзалары Ленинград өлкә­сендә казу эшләре барышында тапкан экспонатларны тәкъдим иттеләр.

Хезмәткә күрә хөрмәт

Чараның тантаналы өлешен муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров сәламләү сүзе белән ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул соңгы дистә ел эчендә авылның күркәм төс алуын билгеләде. Сүз азагында барсына да ныклы сәламәтлек, иминлек, изгелек теләде.

Арытабан авылдашларын район Советы рәисе З.Х.Котлыева, авыл биләмәсе башлыгы А.Ә.Ходайдатов, районның Почетлы гражданины Р.С.Нурмөхәммәтов котлады. Гафури, Архангель һәм Авыргазы районнарының хакимият башлыклары Ф.Ф.Чыңгызов, А.А.Комзалов һәм З.Я.Ид­­ри­сов, шулай ук БР Дәүләт Җы­елышы-Корылтай депутатлары Р.Ю.Бабич һәм А.Р.Гәрәева һәм башкалар район үзәгендә яшәүчеләрнең шатлыгын уртаклашырга һәм котларга ашыкты.

Авылдашларыбызның тырыш хезмәте ярдәмендә авыл яши һәм чәчкә ата. Совет карары белән биредә туып-үскән һәм район үсешенә зур өлеш керткән И.Б.Сафин һәм А.Р.Хөсәеновага “Районның Почетлы гражданины” дигән мактаулы исем бирелде. Шулай ук районга даими ярдәм күрсәткән “Районның Почетлы гражданины” Р.С.Нурмөхәммәтовка район хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр арасында “КармаскалинскСельхозЭнерго” җәм­гы­яте директоры Ф.Г.Мөхәммәтҗанов, Юл төзү-төзекләндерү идарәлеге начальнигы урынбасары Ф.Ф.Исхаков, “Кармет” җәм­­гыяте директоры урынбасары Ф.Җ.На­­сыйров, “Строй Газ” җәмгыяте ди­ректоры урынбасары Д.Я.Йосыпов та бар.

Йола буенча, бәйрәмдә 50 ел бергә тату гомер кичергән гаилә пары - Юрис Тәкыйулла улы һәм Минварә Йосып кызы Гайнуллиннарга истәлекле бүләк тапшырылды. Кырмыскалы авылында “Иң күркәм йорт” конкурсында җиңүче Никитиннар, Шәйморатовлар һәм Гавриловлар диплом һәм кыйммәтле бүләк алды. Авылга нигез салучылар нәсе­леннән булган Саттаровлар, Даяновлар һәм Кадаковларны да сәхнәгә чакырып, бүләк тапшырдылар.

Бәйрәм шатлыгы чагыла җырда

Чара районның үзешчән артистлары тарафыннан оештырылган чагу концерт номерлары белән үрелеп барды. Авыл халкы һәм кунаклар өчен 1нче санлы балалар бакчасының вокал ансамбле, “Чаткылар” балалар театр студиясе, “Далан”, “Йолдыз” һәм “Кызлар” бию һәм вокал ансамбльләре, вокалистлар Роберт Фәй­зуллин, Галия Хафизова, Эльмира Муллаголова, Салават Әюпов һәм башкалар чыгыш ясады. С.М.Чугункин исемендәге урта мәктәп укучылары һәм укытучы­ларының дәртле биюе бәйрәмгә ямь өстәде.

Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Анда катнашкан һәркем берничә елдан соң тагы очрашырга язсын дип, күтәренке кәеф белән таралышты. Әйе, кеше кайда гына яшәмәсен, кайда гына эшләмәсен, һәрвакыт туган ягына, туган нигезенә тартыла. Шулай булырга тиеш тә.

Милена Шәймәрдәнова,

Әлфия Әхмәдуллина.
Читайте нас: