Матбугат көне уңаеннан оештырылган чара районның башлангыч журналистлар берлеге утырышыннан башланып китте. Бу оешма районда байтак еллар дәвамында эшләп килә. Һәм, әйтергә кирәк, республикада составы буенча ул иң күп санлысы – безнең районның 18 кешесе РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы булып тора. Агымдагы елда тагын җиде кеше Берлеккә керергә теләк белдерде. Башлангыч оешма рәисе Әлфия Шәрәфиева узган ел эш-чәнлегенә йомгак ясап, берлектәге журналистлар төрле бәйгеләрдә катнашып, һәртөрле чараларда көчләрен сыный, призлы урыннар яулый, болар, әлбәттә, шатлыклы һәм киләчәккә өметле күренеш, дип билгеләде. Узган елда яңа китаплары басылып чыккан Рәмилә Сәйфуллина, Фәргать Котлыбаев һәм Риф Йөзлекбаев та ихлас котлаулар кабул итте.
Чараның икенче өлеше дә җылы һәм тантаналы шартларда үтте. Кырмыскалы мәгълүмат үзәге баш мөхәррире Р.Р.Шәйбәков җыелучыларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен һәм хезмәттәшләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Узган елга йомгак ясап, уңышларга аерым тукталып үтте.
- Басмалар Русия матбугаты грантына ия булды, журналистлар югары наградалар алды, кышкы матбугат кампаниясе нәтиҗәле үтте, рус телендәге гәзитнең сайтына керүчеләр саны 20 меңнән артып китте. Бу коллективның, активистларның, почта хезмәткәрләренең бердәм эше, киләчәктә дә алган юнәлеш буенча тырышып эшләргә кирәк, - диде Ринат Рәмил улы.
Залда җыелучыларны Русия матбугаты көне белән котларга муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Н.Макеева да килгән иде.
- Нәкъ журналистлар авыллардагы халык белән элемтәдә тора, проблемаларын яктырта, шатлыклары белән уртаклаша. Әлбәттә, матбугат басмаларын бүген, башлыча, өлкән буын кешеләре укый. Ә яшьләр барлык мәгълүматны гәзит сайтларыннан һәм социаль челтәрдән ала. Шунысы куанычлы, яшь мөхәррирләр төрле аудитория белән аралашуның яңа ысулларын таба, - диде Флизә Наил кызы.
Һәрвакыт элемтәдә булырга
Редакциягә төрле авыллардан хәбәрләр килеп торуы ул матбугатка заман сулышы бирә, аны җанландырып җибәрә, эчтәлеген кызыклырак итә. “Кармаскалинская новь” гәзитенең дубляжы булуга карамастан, “Үзән”нең үз йөзе, үз сүзе, үз авторлары бар. Хезмәт кешеләре, күпбалалы һәм олы тормыш юлы үткән үрнәкле гаиләләр турында материаллар, шигырьләр, юморескалар, хикәяләр гәзитебез битләрендә еш басыла. Бәйрәм уңаеннан иң актив хәбәрчеләребезне дә котлап уздык. Мәсәлән, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт Гандәлиф улы Рәҗәпов тарихи материаллары һәм гади авыл эшчәннәре турындагы мәкаләләре өчен “Ел лауреаты” исеменә лаек булды. Бу исемлектә Иске Кыешкы авылында яшәүче мәгариф ветераны Зәлифә Хөрмәтулла кызы Гаделшина да бар. Ул барлык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Күптән хаклы ялда булуына карамастан, тормыш иптәше Рәмил Җәмил улы белән актив тормыш алып баралар. Авылда, урындагы мәктәптә узган барлык чараларда катнашалар. “Хәтирә” фольклор ансамбле әгъзалары. Шул ук вакытта Зәлифә Хөрмәтулла кызы авылдашлары, мәктәп тормышы, укытучылар турында да матур-матур мәкаләләр язып, район гәзите редакциясенә җибәрергә вакыт таба.
Бу мактаулы исем Кабак авылында яшәүче Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры, физкультура укытучысы, Шәйморатов исемендәге “Йолдыз” хәрби-патриотик клуб җитәкчесе Зәки Әхмәт улы Бикбаевка да бирелде. Әйткәндәй, ул “Ел тренеры” номинациясендә дә билгеләнеп үтте.
Киләсе лауреат – күренекле шагыйрь, БРның атказанган мәдәниянт хезмәткәре – Рамил Мотаһар улы Чурагулов. Иҗат җимешләре белән уртаклашудан тыш, ул матбугат кампанияләрен оештыруга да зур өлеш кертә. Гәзит укучыларыбыз арасында уйнатылган ике телевизор да – аның бүләге.
Мактау грамоталарына ия булган Нэлли Зарипова – сәламәтлек, Вадим Канбәков - спорт, Руслан Зиннәтуллин, Зөлфия Кашапова – авыл хуҗалыгы, Илдус Хәмитов – янгын хезмәте, Артур Морзабаев – эчке эшләр органнары эшчәнлеге белән таныштырып торды, Эльвира Байбулатова – Бозаяз авыл биләмәсе, Эльвира Баязитова – Пионерлар һәм укучылар йорты, Айгөл Килмөхаммәтова – район үзәк китапханәсе, Рәшидә Гыймаева һәм Елена Сагадиева – Үсмерләр техник иҗат үзәге эшчәнлеген даими яктыртып бардылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Гыйззәтуллина Иске Акташ авылындагы барлык чаралар турында язып, гәзит битләрен эчтәлекле мәкаләләре, тормышчан хикәяләре, хисләргә бай шигырьләре белән бизәп барды. Таһир Вилданов редакция эшен үз җилкәсендә татыган кеше. Район гәзите белән хезмәттәшлек итә башлавына да ничә дистә еллар үткәндер?! Хикәяләре, юморескалары китап-китап булып дөнья күрүенә карамастан, ул яңадан-яңа, бүгенге тормышыбызга кагылышлы әсәрләрен иҗат итеп, гәзитебезгә юллап тора. Риф Йөзлекбаев – “Үзән” гәзитен адыручыларның йөрәкләрен мавыктыргыч хикәяләре, тормышчан повестьлары, хисләргә бай шигырьләре белән яулаган билгеле автор. Венера Латыйпова өчен узган ел вакыйгаларга бай булды. Байтак шигырьләр авторы берничәсенә үзе көй язып, җырларын сәхнәгә чыгарды һәм үзе үк башкарып та ишеттерде. Лена Әминеваның да шигырьләре, җырлары белән гәзит битләрендә, интернет челтәрендә даими танышып барырга мөмкин. Иске Муса авыл Советының башланыч ветераннар оешмасы рәисе Фәнүзә Йосыпова безне авыллардагы хәл-вакыйгалар белән таныштырып торды. Барлык гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган, мактаулы исемнәргә лаек булган Әфкать Нигъмәтуллин - безнең даими кунагыбыз. Ул редакциягә буш кул белән килми: ниндидер чарада катнашуы, яисә үткәрелүе турында түкми-чәчми сөйләп, бу сүзләрнең гәзит битләрендә урын алуына ирешә. Урындагы мәчетнең имам-хатибы буларак, гәзит битләрендә дин темасын яктыртуда даими ярдәм күрсәтә.
Сәлимә Хафизова үзен борчыган мәсьәләләрне шигырь юлларына сала. Һәм алар бик мәгънәле, гыйбрәтле килеп чыга. Бер килүдә шигырьләрен алып килсә, икенче килүендә хикәя, юмореска калдырып китә. Үзенең яки авылдашларының тормышында булган кызыклы хәлләр турында язарга ярата ул. Мәдәният хезмәткәре Миңнифа Батталова халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре турындагы мәкаләләре һәм шигырьләре өчен бүләкләнде.
Кулга-кул тотынышып эшләгән почта хезмәткәрләре дә бәйрәмнән читтә калмады. Ни генә дисәң дә, матбугат кампаниясе барышында алар да күп көч сала. “Кармаскалинская новь”, “Үзән”, “Даирә” гәзитләрен яздыруда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән Олыкүл авылы хат ташучысы Галина Кирилловна Конькова, Иске Муса почта элемтәсе бүлеге начальнигы Нәфисә Рамазан кызы Абдрахманова һәм Иске Бәбеч авылыннан Рәйсә Фәрит кызы Халитовага Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Матбугат кампанияләрен үткәрүдә зур ярдәм күрсәткән иганәчеләребез - “Йоматау” шифаханәсе директоры А.И.Степков, “Кармаскалинсксельхозэнерго» җәмгыяте генераль директоры Ф.Г.Мөхәммәтҗановка, «Евро Грейт» һәм «Стенд Мастер» җәмгыятьләре җитәкчеләре И.И.Гайнетдиновка һәм Р.Г.Исламовка, шәхси эшкуар З.Р.Пуховага һәм башкаларга чиксез рәхмәтлебез.
Бәйрәм чарасының ахыры да бик кызыклы килеп чыкты - гәзиткә язылучылар арасында Рамил Чурагулов биргән телевизор һәм башка бүләкләр уйнатылды. Бу юлы төп бүләккә Күлләр авылында яшәүче Мәрьям Вәлитова ия булды. Шәхси эшкуар Р.И.Кәримовның бүләге – 19 литрлы 5 баллон “Сестрица» суы Иске Бәбеч авылыннан Фидалия Абдуллинага чыкты. “Кузнечный двор”да эшләнгән мангал Яңа Акташ авылыннан Илдар Динисламовка китә. Бүләкләребез моның белән генә бетми әле. “Бәхетле Авто” акциясе һәм “Үзән” гәзитенә язылучылар арасында өстәмә бүләкләр гыйнвар азагында уйнатылачак.
Йолага әверелгән чара бу юлы да җылы, дустанә шартларда үтте. Ул очрашу, аралашу шатлыгы бүләк итте. Без дә бу көнне кунаклар тарафыннан әйтеләгән уй-фикерләр, теләк-тәкъдимнәрне кертеп, гәзитебезне тагын да укымлылырак, чагурак һәм кызыклырак итү өчен барлык көчебезне салачакбыз. Иң мөһиме, бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслар!