Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
19 февраль 2019, 12:12

Сезнең батырлык – безнең йөрәктә

Район Мәдәният сараенда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан тантаналы җыелыш үткәрелде. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров, район Советы рәисе З.Х.Котлыева, районның ветераннар оешмасы рәисе А.Л.Мөхәммәтҗанов, Әфганстан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган яугирләрнең әти-әниләре, авыл биләмәләренең башлангыч ветераннар оешмасы рәисләре катнашты.

Район Мәдәният сараенда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан тантаналы җыелыш үткәрелде. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров, район Советы рәисе З.Х.Котлыева, районның ветераннар оешмасы рәисе А.Л.Мөхәммәтҗанов, Әфганстан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган яугирләрнең әти-әниләре, авыл биләмәләренең башлангыч ветераннар оешмасы рәисләре катнашты.
Муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров җыелучыларны сә­лам­ләп:
- Без бүген без совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуга 30 ел тулуны билгеләп үтәргә, якташларыбызның батырлыгына дан һәм мәдһия җыр­ларга, аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш иярга җыелдык. Шушы очрашуга төрле елларда Әфганстанда хезмәт итүчеләрне чакырдык. Анда безнең районнан 95 кеше катнашты, шуның 13енә туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмады. “Кайнар” нокталарда башларын салганнарны онытырга хакыбыз юк. Ә исән кайтканнарга хөрмәт күрсәтелергә тиеш. Алар бүген дә илебезгә лаеклы хезмәт итә. Район халкы исеменнән сезнең барыгызга да рәхмәт белдерәм. Сезнең батырлык үсеп килүче буын өчен үрнәк булырлык. Әфганстан җирендә һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбызның истәлеге алдында баш иябез, - диде үзенең чыгышында.
Кунаклар һәм залдагылар әфган сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Соңыннан сүз районның ветераннар оешмасы рәисе Абдулхай Лотфулла улына бирелде.
- Әфганстан күпме кешенең кояшлы көннәрен, тыныч төннәрен урлады, күпме кешегә кайгы китерде. Исән кайтканнарга мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте салды. Безнең районнан да лачындай егетләргә корал тотып Әфган җиренә утка керергә туры килде. Тормыш дәвам итә. Әфганчылар төрле өлкәләрдә намуслы эшләп йөриләр, өйләнеп, балалар үстерәләр, - диде.
Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан яугирләрнең “Патриот” җәмәгать оешмасы рәисе Айрат Әлми улы Ярмө­хәм­мәтов чыгыш ясап, барлык хезмәттәш­ләрен олы юбилей белән котлады.
- Кемгә кирәк булды соң бу сугыш? Без фәкать тынычлык яклы. Бүген зур юбилей, зур бәйрәм. Әфганстанда лаеклы хезмәт иткән 18 яшьлек егетләр бүген үзләре дә әти һәм картәти булдылар. Безнең сафлар аз калды. Шуңа да яугирләргә игътибарыбызны кызганмасак, аларны хөрмәт итсәк иде, - диде.
Район Мәдәният сарае артистлары һәм иҗади коллективлар катнашлыгында оештырылган концерт программасы беркемне дә битараф калдыра алмады. Аларның һәр чыгышы яугирләр­нең батырлыгына, лаеклы уллар үстереп, илебезнең иминлеге хакына башларын салган солдатларның әти-әниләренә карата хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән үрелеп барды. Бер-бер артлы сугыш темасына җырлар яңгырады, биюләр башкарылды. Экранда сугыш яугирләренең батырлыгы сурәтләнгән тасма күр­сәтелде. Салават Әюпов башкаруында “Кичер мине, әнкәй, гафу ит” җырын башкарганда, бер ана сәхнәгә күтәрелеп, артистка чәчкә сузды һәм улыдай күреп, аны кочаклап ук алды. Бу дулкынландыргыч мизгелләргә тыныч күңел белән карау мөмкин дә түгел. Бу мәлдә залда утыручыларның күбесе күз яшьләренә ирек бирделәр.
Ветераннарның сафы сирәгәйсә дә, халыкта яугирләргә карата ихтирам арта гына. Бүгенге бәйрәм чаралары да моны тагы бер тапкыр исбатлады. Соңыннан район үзәгенең “Мәңгелек ут” хәрби дан мемориалында киң җәмәгатьчелек катнашлыгында тантаналы митинг үтте, яугирләр һәйкәленә чәчкәләр салынды.
Венера Бакиева.
Милена Шәймәрдәнова фотолары.
Читайте нас: